Адәм баласының күңелендә булган йомшаклык яки катылык кебек нәрсәләрне ачып бирүче, гыйлем, әдәп, мәгърифәт кебек нәрсәләрне күрсәтүче нәрсә телдер.
Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен гыйлем алуны үзеңнең төп бурычың итеп кабул ит.
Файдалы китапларны уку күңелгә шатлык китерер, фикергә азык булыр, зиһенгә куәт кертер.
Бәхет төшенчәсе һәркем өчен төрле буладыр, һәр кеше аны үзенчә күз алдына китерә. Шулай булса да әлеге темага тормышта формалашкан бертөрле күзаллау бар.
Никах көнендә әйтелгән изге теләкләр, матур сүзләр әйтерсең лә әле дә колакларында яңгырый. Гашыйкларның бер-берсенә бар сүзләре дә яхшы ишетелә, күңелләр арасы якын, алар бик тә игътибарлы!
Затлы күренү өчен кыйммәтле кием һәм яхшы макияж гына җитми. Дөресрәге, болар шул кадәр мөһим дә түгел. Затлылык ул – хәрәкәтләрдә, үз-үзеңне тоту, сөйләшү рәвешендә.
Китаплар…
Кемнәр генә алардан рухи ләззәт алмаган да, кайсы бөек шагыйрь, даһи философ аларга дан җырламаган! (Миркасыйм Госманов)
Яшьләргә үсеш өчен менә дигән мөмкинлек!
(Мәкалә «Мәдәни җомга» газетасыннан алынды )
Сөйләшү процессында игелекле, яхшы теләкләр һәрвакыт урын билиләр.
“…тургай сайраганда дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була.”
Әмирхан Еники
Өстәл түренә куелган тәмле бәлеш гаиләне дуслаштыра, берләштерә.
Татар халык ашларын халыкның иҗатына бәйле дип әйтү ялгыш булмас. Ул – халыкның яшәү тарихы дәверендә формалашкан үзенә хас бер сыйфаты.
Күңеле көр кешенең сәламәтлеге күпкә ныграк була. Матур булуның төп сере дә – сәламәтлек. Сәламәт, шат күңелле кеше һәрвакыт үзенә тартып тора.
Апрель, 2022
-->
Сәламәт, шат күңелле. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Сәламәтлек шат һәм көр күңеллелектән, оптимизмнан башка була алмый кебек, һәм бу чыннан да шулай.
Матурлык — ул бик тирән мәгънәне ала торган илаһи сүз. Һәр кеше дә аны үзенчә аңлый.
Күңеле көр кешенең сәламәтлеге күпкә ныграк була. Матур булуның төп сере дә – ул сәламәтлек. Сәламәт, шат күңелле кеше һәрвакыт үзенә тартып тора.
Күп тапкырлар күзәткәнем бар, иртән уянып, яңа көнне планнар корудан башлаганда, көн бөтенләй башкача – күтәренке рухта уза. Күңел халәте дә көн дәвамында күпкә тотрыклы була.
Хатын-кызның үз күңеле өчен дөньясын онытып башкара һәм бары тик үзенә генә ошый торган шөгыле булырга тиеш. Нәкъ менә шундый ял вакыты кешегә көч тупларга, сәламәтлекне сакларга һәм башка өлкәләрдә дә уңышларга ирешергә ярдәм итә.
Ак кәгазь битләре аша күңелең кушкан уйларың белән, гади итеп язылган нәсихәтләрең: тормыш тәҗрибәң, якты хатирәләрең, файда бирә алырлык киңәшләрең белән бүлешә алу – зур бәхет ул.
Бүгенге тормышны һәм әби-бабаларыбыз яшәгән чорны чагыштырсак, җир белән күк арасы…. Алар яшәгән чорда авырлыклар тагын да күбрәк булган, югыйсә! Зарларын һәм борчуларын Аллаһы Тәгалә белән бүлешеп, күңелләрен бушатып, сабырлык сорый иделәр алар.
Һәр эшне – зурмы ул яки кечкенәме – ихластан, күңел җылысын биреп башкара торган кешеләр ярдәме белән көннәребез, тормышыбыз, дөньябыз да яхшы якка үзгәрә.
Кешенең үз юлын ачык белүе, күңелендә тынычлык урнаштыруы – сәламәт тормышка беренче адым.
“Тормышны үз кулларыңа алырга кирәк. Үзегез яраткан өлкәдә эшегезнең остасы булыгыз”.
(Раил Гатауллин)
Канатларны үстерүче дә, ныгытучы дә, йөрәкне пакьләүче һәм сафландыручы да – дөрес юнәлештә ясалган адымнар. Әлеге бәхетле мизгелләр – Аллаһы Тәгаләнең бүләге.
Һәр кешенең күңелендә телдән әйтергә кыймый торган якты хыяллары була. Хыялларның чынга ашуы бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итә һәм син яшәүнең ямен тулысынча аңлыйсың. Хыялларыбыз чынга аша башласын өчен нәрсә эшләргә соң? Иң мөһиме, аларны күңел дәфтәренә язып, теркәп кую. Чөнки бу уйларны тәртипкә китерергә, максатларны ачык күрергә ярдәм итә. Син хыялларың нигезендә үз…
Беленне, иң беренче чиратта, кайнар килеш ашарга кирәк. Яңа пешеп чыккан сыйларны табын уртасына куйганнан соң алтынсу матур беленнәр янына төрле эчлекләрне куярга да онытма! Әгәр инде өстәлгә тозлы кабымлыклар – балык филесын (кылчыклардан чистартылган!) куясың икән, аларны чәнечке куелган сай гына савытка салырга кирәк, ә уылдыкны – кашык куелган кечкенә генә бәллүр савытка. Һәр…
Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен хәтердә яңартсак, яхшы булыр. Кайберәүләр әлеге мәкаләне укыгач, үзләре өчен хәтта яңалык ачарлар. Татар хатын-кызлары элек-электән тыйнак, әдәпле һәм тәрбияле булганнар бит. Хәзер бу сыйфатлар, кызганыч, югала бара. Чын йөзебезне саклап калырга теләсәк, без – туташлар, ханымнар әбиләребез мирас итеп калгырган таләпләрне дөньяви этикет калыпларына салып, үз-үзебезне тәрбиялик. Өстәл арты…