Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясеннән өзек
“…Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя менә төпсез нурлы аяз күктән өстебезгә сихри бер моң тибрәнеп-чыңлап, өзлексез явып торды. Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Иң элек, сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда җир өстенә җиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең барлык табигать, барлык җан иясе, әдипләр әйткәнчә, сөкүт калып, тәмам мөкиббән китеп, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума… Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый…”