Җирнең елмайганын күрәсегез килсә – чәчәкле болыннарга күз салыгыз. Гөлләрнең елмаюы үзеннән-үзе сезгә дә күчәр. Ихлас елмаюны күрәсегез килсә — сабыйларны һәм чәчәкләрне күзәткән кешегә карагыз.
“Яз исә болай да кызу аккан тормышка аеруча бер дәрт, аеруча бер ашкыну кертеп җибәрә.”
Әмирхан Еники
Көтеп алган язлар һәр елны да
Бертөсле күк тоелса да,
Үзгә алар, алданмагыз,
Узганы да, яңасы да.
“Сабыр кеше генә табигатьне тоя ала, табигать ритмына яраклашып яши ала.”
(Галимҗан Гыйлҗманов)
Салмак җилдә акрын гына тирбәлгән яшел яшь яфракларны кояш нурлары иркәли. Агачларның әлеге матур һәм саф вакытын тоеп калырга ашыккандай, яфраклар арасында чыпчыклар чыр-чу килә. Төн эчендә тузаны басылып, тынычланып калган шәһәр сукмакларыннан кешеләр ашыкмыйча гына эшкә баралар.