~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Өч төрле көз
Көзне көз генә димә син:
Аның көннәре төрле.
Башка фасыллар да күркәм,
Тик көз үзенчә серле.
Сания Әхмәтҗанова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Алтын көз
Урманга көз-рәссам килгән,
Һәр яфракның үз төсе.
Пәрәвез ятьмәләрендә
Тирбәлә гөмбә исе.
Өрәңгедә күпме йолдыз –
Санадым хәйран калып.
Күлдә йөзә тал яфрагы,
Әйтерсең алтын балык.
Мин аяк атлаган саен
Кыштырдый чуар келәм.
Кыштырдамый – сөйләшә ул
Яфраклар теле белән.
Яңгырлы көз
Җил-музыкант сызгырына,
Агач башларын иеп.
Соңгы яфраклар коела,
Көзге вальска биеп.
Болытлар авырайганнар,
Диңгез суларын эчеп.
Килгәннәр, ахыры, озакка
Безнең якларга күчеп.
Тора-бара бакчаларда
Кошлар тавышы тына.
Очып йөри төркем-төркем
Әрсез чыпчыклар гына.
Көз ахыры
Көн дә иртүк, уянуга,
Тәрәзәгә күз салам.
Беренче кар яуган булса,
Үзем сөенче алам!
Җилләр куыш-куыш уйный
Туңган яфраклар белән.
Төнге кырауга бирешкән –
Саргайган инде үлән.
Тагын бер көз моңсу гына,
Безне калдырып китә…
Кыш килгәнне мин дә көтәм,
Яңа чаңгым да көтә.
Сания Әхмәтҗанова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Ымсындырма, кояш, ымсындырма
Җәй тоткынга төшкән инде көзгә.
Уңган килен кебек, күрче, элеп йөри
Кызгылт-сары челтәр тәрәзләргә.
Ачык офыкларны барлый-барлый,
Алтын төскә каймалана дөнья.
Ымсындырма, кояш, һәр фасылның
Үзенә хас гүзәллеге кирәк җанга.
Люция Әблиева
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Юмарт көзем
Көзләр җитә, диеп, моңсуланма,
Көзләрдә бит үзгә матурлык.
Күрәсеңме, алтын шәл ябынган
Һәрбер агач – нинди хозурлык!
Шаян җилләр өзеп яфракларны
Келәм итеп түши юлларга.
Ә кәефсез булган чакларында
Илтеп ташлый салкын суларга.
Иртәләрен томан-пәрдә каплый
Ап-ак итеп офык читләрен.
Кояш нуры аны җыеп ала
Сөеп-назлап яр, тау битләрен.
Байлык, муллык бөркеп табигатькә
Алтын көзем аяк басканда,
Бераз гына моңсурак та була
Басу, кырлар бушап калганда.
Көзләр җитә, диеп, моңсуланма,
Көзләрдә бит үзгә матурлык.
Тирә-якка алтын нурын сипкән
Юмарт көзем – нинди хозурлык!
Нина Вараксина
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көзге камлау
Килгән саен алтын көзләр җиргә,
Үзгә матур күлмәк киясез.
Җаннарымны моңлы нурга төреп,
Каеп- каеп сагыш чигәсез.
Чигү җебең сары, кызгылт төстән,
Каймалаган күлмәк итәген.
Пешкән алма кебек янып тора
Уймакланып көзем битләрең.
Салам төсле сары чәчкәеңнең
Җилләр тарый сүтеп толымын.
Шаман учагыдай ал шәфәгың
Күңел камлый салып ырымын.
Ямансу да, моңсу булып китә,
Чуак чоры хисләр тузгыта.
Көзләреңә кергәч син аңлыйсың-
Гомеркәйләр киткән узып та!
Габдуллина Флера
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көз
Юкәләргә сары суккан,
Көзләр эшедер инде.
Җәй белән көз алышканда,
Көзләр көчледер инде.
Басудан кайткан игеннәр
Ындыр табагындадыр.
Көнбагышлар, кукурузлар
Әле сабагындадыр.
Миләшләр кызара бара, –
Көзләрнең бер җимеше.
Тәлгәш-тәлгәш комач төймә,
И Ходайның бирмеше!
Җәй башына көз җитәр, ди,
Кырпак төшми көз булмас.
Санаулы гомер вакыты, –
Эзен калдырмый узмас.
Миңзифа Әхмәтшина
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көз
Күңелләргә сагыш салып,
Көзләр дә җиткән икән.
Куе урман өсләреннән
Сарысын сибеп үткән.
Пәрәвез җепләреннән ул
Үреп куйган ятьмәсен.
Чү! Кузгатма син аны, җил,
Бу матурлык бетмәсен.
Сары яфрак кулын изәп,
Алтын көз саубуллаша.
Үрелеп, нур сибә кояш
Болыт ертыгы аша.
Шушы нурлардан тулышып,
Тагын ямь иңә җиргә.
Сагыш түгел, муллык тула
Алтын көз белән бергә.
Күңелгә көзге муллыктан
Бәхет, шатлык тула сыман.
Ил-көненә өмет баглап,
Киләчәккә атлый җиһан.
Суфия Мостафина
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көз турында иде шигырем
Яфрак оча, сары яфрак оча…
Кояшның нәкъ үзе төсендә!
Җиһандагы көзге якты төсләр
Җылы өстәр салкын кичемдә…
Яфрак оча, сары яфрак оча…
Җиргә төшә — юлым яктыра.
Сукмагымда кояшчыклар мәллә?
Өмет арта, уем яхшыра!
Яфрак оча, сары яфрак оча…
Бу көзге көн калсын исемдә
Көзге матур күбәләкләр булып,
Кояшның нәкъ үзе төсендә!
Наилә Гаффарова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көз биюе кызгылт-сары төстə
Көзге юлның үзгə яме була,
Көз җиленең — аерым серлəре.
Көз биюе кызгылт-сары төстə.
Моңсу үтə көзнең төннəре.
Көзге урман исе истə кала.
Моңга күмə көзнең җырлары.
Бик күплəрне көзен сагыш сара,
Читтə йөрсə сөйгəн ярлары.
Көз күзлəре никтер уйчан була
Артык моңсу аның таңнары.
Киек казлар юлы күк йөзендə…
Юлда бии яңгыр тамчылары.
Наилә Гаффарова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көз тудырган яз
Язгы ташкын көткән җанга
Килеп керде көз.
Сары яфрак ташкынының
Агымнарын өз…
Өзә күрмә торна җебен,
Моңын казларның, –
Сары моң агымында да
Беләм наз барын.
Бөреләргә яз ялкынын
Көзләр төйни бит.
Зәмһәрир салкыннарны да
Бөре тоймый бит.
Хисләремне бөре-җанга
Кабат биклимме?
Сөю дәрьяларын җаным
Белән чиклимме?
Җанымда – яз, җанымда – көз,
Кышын да –ташу.
Ниткән туктый белмәс давыл,
Гел күккә ашу?!
Ак күбәләкләр илендә
Кыш та очам мин.
Сары яфракларны кояш
Диеп, кочам мин…
Ләйсән яңгыр көтә күңел,
Сары көз килә.
Бөре-йөрәкләр эчендә
Көз дә яз көлә.
Нәҗибә Сафина
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көз офыгы
Көз әле алтынсу биләүдә —
Мин инде җәйләрне сагынам.
Сагышның мәйданы киңәя —
Офыклар киңәйгән чагында.
Соңгы кат сөенеп калыйм, дип,
Каеннар таң белән торганнар.
Күңелгә көз моңын иңдереп,
Каңгылдый һавада торналар.
Яңгырый хушлашу авазы
Күкләрдән, таулардан — бар яктан;
…Йөрәгең өзелер бер мәлдә —
Агачтан өзелгән яфрактай.
Тик һаман кошларга ияреп
Талпына күңелем югары.
Бәхетнең үзенә илтә күк
Күктәге кошларның юллары.
Разил Вәлиев
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көзге иртә
Көз иңенә кулын салган
Өрфиядәй ак томан.
Каеннар — яшьлеге белән
Хушлашучы кыз сыман,
Керфекләрен җиргә чәнчеп,
Торалар тынып кына.
Тамам – тамам диеп торган
Яшьләрен тыеп кына.
Ак бөркәнчек япкан томан-
Төшмәсен ятлар күзе.
Сагаеп карый тирәкләр
Нык микән вәгъдә сүзе?
Тын калып көтә табигать
Алтын нур сибелгәнен
Кояшка карап,дөньяның
Сөенеп бер көлгәнен.
Җемелдәр энҗе тамчылар
Каен күзләрен юып.
Шатлык яме булып төшәр,
Ак бөркәнчеге шуып.
Рауза Хафизова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көзен туар идем
Каеннарда алтын тәңкә генә,
Җирдә алтын келәм — йә Раббым!
Гом(е)рем буе язны көтеп яшим,
Ә көзләрне үлеп яраттым.
Кырда муллык!
Урман әкият сыман.
Их, мин нишләп рәссам түгелмен?!
Шигырьләргә генә ничек сыйсын
Көзгә соклануы күңелнең?!
Көзен туганнарга көнләшәм мин.
Ходай гомер бирсә өр-яңа,
Рәссам, шагыйрь, моң иясе булып
Көзен туар идем дөньяга.
Ләйсән Кәшфи
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Баскан саен, эзгә яфрак төшә,
Баскан саен, эзгә кар ята.
Каплап кала, имеш, яраларны,
Мине, имеш, шулай юата.
И табигать, бу риясыз хисең
Яраларын җанның яңарта.
Кар эретеп, сары яфрак куып,
Барыбер бит кабат яз кайта.
Яз кайта да…
Кайтмый үткән гомер.
Ышанычлар — язгы суларда.
Баскан эзгә яфрак төшә,
Ак кар…
Сөенгән бул, күңел, шуларга!
“Күмелеп калды, — диген, — яраларым
Сары яфрак, ак кар астында”.
Язлар килер аннан…
Гөрләвекләр
Суга салыр, салыр барсын да…
Илсөяр Иксанова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Тылсымлы алма
Көзләрдә өлгерә алмалар,
Көзләрдә алмалар баллана.
Көзләргә җитүең кирәктер
Алманың тылсымын аңларга.
Язларда бу алма – якты сер,
Алсу-ак чәчәккә төренгән.
Тылсымлы алмама таң калып,
Сокланып яшәдем бөредән.
Ул минем төнемне яктыртты,
Ул минем көнемне ямьләде.
Күңелем күгендә балкыган
Якты бер кояшка әйләнде.
Көзләрдә аңладым тылсымын:
Алмалар кояш күк аллана,
Йөрәге җылысын, кызганмый,
Дөньяга өләшә алганга.
Илсөяр Иксанова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Алтын көзгә кергәндә
Алтын көз дә килеп җиткән
Якты җәйгә алмашка.
Алтынланган яфракларга
Карап күзләр камаша.
Яуган яңгыр бик тиз генә
Юкка чыкмый пар булып.
Кояш качса, болытлар да
Яшен түгә зар булып.
Кояш качкач, көннәре дә
Бераз салкын торалар.
Иртәләрен төшә башлар
Үләннәргә кыраулар.
Кыраулардан балланырлар
Агачларда алмалар.
Песнәкләрне кызыктырып
Кызарырлар баланнар.
Көз җитте дип, табигать тә
Көн дә шулай үзгәрә.
Минем күңел генә озак
Кереп бара көзләргә.
Җәйләр тарта кире артка –
Чәчәкле болынына.
Хәзер исә сары яфрак
Бәйләмнәре кулымда…
Моңсуланма, ярсу күңел,
Үпкәләтмә көзләрне.
Яңгыр явып, яфрак күмсен
Минем йөргән эзләрне.
Сакласыннар язга кадәр
Мин кичергән хисләрне.
Шигырь язып үткәрермен
Көзге озын кичләрне…
Раил Гатауллин
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
***
Көз сәлам хатлары юллый,
Келәм итеп түшәп.
Хатында тик шушы сүзләр:
“Бәхет телим, ул булмаса,
Булмый бернишләп!”
Алтынга да алыштыргысыз,
Аның теләге!
Яфрак яңгыры булып ява,
Юмарт бүләге.
Аяк асларына сибәр
Ал, кызыл яфраклар.
Яфрак түгел, көз бүләге –
Ялкынлы “хатлар”!
Шыбыр-шыбыр, кыштыр кыштыр.
“Укырбыз” теләп.
Бәхет теләп язылган хатлар,
Килә бит сирәк!..
Факия Шәрәф
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
***
Уйнап оча сары яфрак,
Әйләнгәндәй талгын бию…
Ә күңелдә баш әйләнгеч
Сихри бер хис –
көзге сөю.
Алтын-сары өрәнгеләр
Ут дөрләгән учак төсле!
Көй агыла җиһан буйлап,
Уш китәрлек, шундый хисле!
Билләремнән коч та иркәм,
Ал бөтереп, биик әйдә.
Табигатьнең чуак чоры,
Көз адашкан гүя җәйдә.
Биик әйдә, онытылып,
Көз дә гашыйк безнең төсле.
Яздагыдан мең кат серле,
Көз уянган сөю хисе!
Гөлара Шәрипова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
***
Көз димәссең, җәйгә ошап тора-
Көннәре дә аның, күр әле!
Сер түгел бит, сирәк күргән идек
Җәендә дә мондый көннәрне.
Тоялармы матурлыкны диеп
Тәбигатьнең әллә сынавы.
Ямьле җәйне искә төшерергә
Җиткән икән әбиләр чуагы.
Тик озакка сузылмастыр,беләм,
Тәбигатьнең мондый көннәре.
Сизелми дә үтәр бу тылсымлы
Җанны сихерләгән көз яме.
Җәй җылысын тоя табигатьнең
Һәр бөҗәге, һәрбер куагы.
Көз бүләге – хозурланып калыр,
Матур чак шул әбиләр чуагы!
Фәнәвис Дәүләтбаев
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
***
Уйнап оча сары яфрак,
Әйләнгәндәй талгын бию…
Ә күңелдә баш әйләнгеч
Сихри бер хис –
көзге сөю.
Алтын-сары өрәнгеләр
Ут дөрләгән учак төсле!
Көй агыла җиһан буйлап,
Уш китәрлек, шундый хисле!
Билләремнән коч та иркәм,
Ал бөтереп, биик әйдә.
Табигатьнең чуак чоры,
Көз адашкан гүя җәйдә.
Биик әйдә, онытылып,
Көз дә гашыйк безнең төсле.
Яздагыдан мең кат серле,
Көз уянган сөю хисе!
Гөлара Шәрипова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көз мизгеле
Җир-әнкәбез чибәрләнгән,
Затлы киемен кигән.
Алма бизәкле күлмәге,
Миләшле яулык чөйгән.
Көмеш тоҗымлы калфагы
Бик килешә йөзенә.
Балан-миләш алкалары
Көздән бүләк үзенә.
Бар тереклек хәйран бүген,
Соклана Җир-әнкәгә,
Яшел хәтфә итәгенә
Сибә алтын тәңкәләр.
Өрәңгеләр кул чабалар,
Учлары — алтын яфрак.
«Мин дә күреп калыйм», — диеп,
Кояш чыккан ялтырап.
Асия Юнысова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көз — шагыйрь ул!
Айны кабызган да
Төсле шигырь язып утырган.
Шигырь язган битләр — яфракларны
Сукмакларга сибеп тутырган.
Көз — хыялый! Төне буе тагын
Алтын тәңкә сибеп уйнаган.
Агач башларыннан очып узган
Баланнарны кочып елаган.
Иртәгәсен инде уйланган ул —
Рәссам булып таңда уянган.
Мәрҗән күзле көзге миләшләрдә
Кинәт бәхет тоеп ут янган.
Шагыйрь рәссам белә кыл-каләмен
Кайсы төскә кайчан манасын.
Ул өлгерер язып кышка кадәр
Бу көзләрнең уйчан кыйссасын.
Яфракларга сеңгән җәй сагышын —
Гомерләрнең талгын агышын,
Соңгы сәлам кебек алкышларны —
Күчмә кошның канат кагышын
Язып калдырыр ул китабына.
Яфракларның кыштырдавын басып,
Нокта куяр елның хисабына.
Асия Юнысова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Җәй калган аланда
Хозурланып йөрим көз иркендә, –
Урман. Тынлык. Уйный яфрак.
Гомеремнең алтын фасылына
Кереп барам.
Бераз ятрак…
Бераз гына…
Ятрак бу халәт.
Көн авышкан. Офык аллана.
Сары капкан урман уртасында
Килеп чыктым яшел аланга.
Яшел алан.
Үтеп киткән җәйнең
Бер кисәге калган көзләргә.
Могҗизамы?
Күз алдында кинәт
Фасылларның төсе үзгәрә.
Ап-ак ромашкалар әйтерсең лә
Сизми калган җәйнең үтүен.
Зәңгәр күзле кыңгыраулар көтә
Күбәләкләр кунып китүен.
Күбәләкләр кунмас, –
Тылсым булмас.
Дөрләп яна урман.
Көз инде.
Ә җәй посып калган бу аланда.
…Мин таныдым анда үземне.
Илсөяр Иксанова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Көзләр якты быел
Көзләр якты быел язлар сыман!
Гел үзенчә ямьле көз яме, –
Сабантуйгамыни җыелганнар
Табигатьнең бөтен төсләре.
Ак каеннар сары шәл бөркәнгән,
кызыл чулпы таккан усаклар.
Яшь миләшләр мәрҗәннәрен кигән, –
бәйрәм, туйлар чоры бу чаклар!
Йөзләр якты!
Нурлы кояш төсле
кайнар икмәк бизи өстәлне.
Баллы, майлы мул табыны белән,
ил байлыгы белән көз ямьле.
Дулкын-дулкын иген кырларыннан
амбарларга күчкән арышлар.
…Төсләргә бай, хисләргә бай көздә
әллә нинди генә сагыш бар.
Кызыл төймә таккан яшь миләшләр,
ак алъяпкыч япкан каеннар
шәлләренең сары чугын сүтеп
таралыша Сабан туеннан.
– Язга чаклы! Сау бул! – дигән сыман
чылтыр-чылтыр чулпы тавышы…
Су өстендә казлар тавышы да, –
ахры, аерылышу сагышы.
Бай хисләре, ай йөзләре белән
ник көзләрнең ямен азсынам?
Кояш тулы күзләр – тирә-ягым,
көзләр якты быел яз сыман.
Саҗидә Сөләйманова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~