~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Карлар ява, карлар ява, ишеп-ишеп,
аклыгыннан якты кала җанга күчеп,
аклыгыннан аклык кала җанга күчеп,
бу аклыкны таптавы да әллә ничек…
Гөлнур Корбанова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Яратам мин кышларны
Яратам мин бу кышларның
Җепшек карлы буранын.
Салкын көндә дөрләп кенә
Мунча миче янганын.
Тирә-юньгә җил тарата
Ак каенның туз исен.
Күкләргә менеп югала
Морҗадан чыккан төтен.
Авыл тынган, ап-ак дөнья,
Һәрбер өйдә ут яна.
Күңелләрне җилкендереп,
Бөтерелеп кар ява.
Кар бөртеге һәр кешегә
Ак теләкләр өләшә.
Алар шулай сүзсез генә
Безнең белән серләшә.
Яратам мин бу кышларның
Салкынын да, җилен дә.
Юктан да рәхәт тоела
Кышның һәрбер көнендә.
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Кышкы урман
Сокланабыз күргәзмәдә
Рәссамнарның эшенә.
Чын матурлыкны күрмибез
Кышкы урман эчендә.
Агачлар ничек бизәнгән
Бәснең төрле төренә!
Куяннар ап-ак тун кигән, –
Күз чагыла төсенә.
Урманга киләм, күңелем
Ап-ак нурга коена.
Каен кызы минем белән
Биергә үк җыена.
Бу аклык, бу яктылыктан
И рәхәт күңелләргә.
Бир сихәт, бир сәламәтлек
Булган бар күңелләргә!
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Кагылыйммы карларга?
Ике төсне тели күңел –
Зәңгәрне тели, акны.
Кышлар да үзебезнеке,
Язлар да безнең яклы.
Кышлар – гашыйк булыргадыр
Ә язлар – табынырга.
Ярый әле кышларым бар
Язларны сагынырга…
Каеннар да әзерләнгән
Яз булып кагынырга.
Мин үзем дә әзер бүген
Яз булып кабынырга.
Кыенсынып басып торам
Карларга кагылырга:
Ашкынып тора алар да
Яз булып агылырга.
Карлар агар ташкын булып,
Сыялмыйча ярларга.
Язга күмелер бу дөнья –
Кагылыйммы карларга?!
Роберт Миңнуллин
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Сагындырган кышлары
“Үтте инде ямьле җәйләр,
Тынды былбыл-кошлары”,–
Диеп күңел моңланса да,
Сагындырган кышлары.
Энҗе карлар бигрәк серле —
Ала бөтен һушларны.
Сокландыра, шатландыра —
Сагындырган кышлары.
Бөтереп ала үз эченә
Сихри буран кочагы.
Нинди рәхәт, күрегезче!
Сагындырган кышлары!
Ак кар ява, ап-ак дөнья,
Җем-җем агач башлары.
Күңелкәем нурга тула —
Сагындырган кышлары!
Әлфинур Шәвәлиева
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Ак кышлар
Яратамын салкын ап-ак кышны,
Кар шыгырдый аяк астында.
Шартлап китә агач бүрәнәләр,
Пәйдә була таулар каршыңда.
Тал кызлары яба ак шәлләрен,
Жир ябына көмеш юрганын.
Җылынып һәм тынычланып шулай,
Оныта күк үзенең моң-зарын.
Үтә күренмәле боз аркылы,
Күзәтәсең әкрен су төбен.
Әрәмәдән гаҗәп букет ясап,
Алып кердем әле мин бүген.
Тәрәзәдә кабатланмас бизәк,
Моңа ничек хәйран калмыйсың,
Җаның тыныч булса, менә шунда,
Олы бәхетләрне аңлыйсың.
Люция Бикмуллина
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Салкын, син кайда?
Урамда бик салкын, диләр,
Салкын нәрсә икән ул?
Күрәме соң аны күзләр?
Ачымы, тәмлеме ул?
Туным кидем, авызым яптым,
Чыгып киттем урамга.
Салкынны көтә-көтә,
Туңып беттем буранда.
Миңзифа Әхмәтшина
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Яңа ел теләкләрем
Дөньяда булган сүзләрнең
Сайлап ямьлерәкләрен,
Җиткерәсем килә сезгә
Яңа ел теләкләрем.
Уңай җилләргә очрасын
Тормыш җилкәннәрегез.
Барысы да кабул булсын
Өмет иткәннәрегез.
Тормышыгыз тыныч булсын,
Тәннәрегез – сәламәт.
Йөрәкләрдә саекмасын
Сөю белән сәгадәт.
Бәхет кошлары сайрасын
Күңел гөлләрегездә.
Куанычлар гына көтсен
Килер көннәрегездә.
Исхак Фәйзи
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Яңа елга — ак теләкләр
Җем-җем иткән энҗе бөртекләре
Салмак кына җиргә коела.
Һәр бөртеккә ияреп сафлык иңә,
Бәхет килә кебек тоела.
Карлар ява, ап-ак ул карлар
Иман өсти кебек йөрәккә.
И Раббым, бу җиһанда һәр мизгелең
Бирелгәндер безгә терәккә.
Йомшак кына тәңкә карлар ява,
Ак өметләр били күңелне:
Хәерләре белән килсен бу Яңа ел!
Бәрәкәтле булсын һәр көне!
Әлфинур Шәвәлиева
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Кыш Бабайга хат
Бер яшьлектә, бер картлыкта дип,
Халык бик хак әйткән, күрәмсең:
Алты дистәм тулган көннәрдә дә
Кыш бабайны килә күрәсем.
Салмак яуган ак кар эченнән,
Купшы чаналарга утырып,
Томырылып килеп җитә күк,
Бүләк төяп, капчык тутырып.
Тәрәз төбем серле дөнья бүген:
Кыш бабайга хат та сырладым.
Тик бу юлы тәти күлмәк түгел,
Һәрбер җанга бәхет сорадам:
“Сугышчыга бир син гадел җиңү!
Көткәннәргә — кавышу шатлыгын.
Яшьләргә бир йөк тартырлык дәрман,
Өлкәннәрнең бизә картлыгын.
Өметсезгә якты өмет иңдер,
Сырхауларга бир шифа-дәвасын.
Миһербан бир үсәр буыннарга —
Нәүмизләнеп беркем калмасын!”
…Кыш бабайга яздым бүген дә,
Ап-ак кәгазь битен тутырып.
Язып бетердем дә яшем сөрттем.
Ә аннары…Ә аннары
Догаларым кылдым утырып…
Әлфинур Шәвәлиева
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
*****
Гыйнварның салкыны
Үтәдер үзәккә.
Тәрәзәм – пыяла…
Төренгән бизәккә.
Өемдә җылы шул,
Изерәп китәрлек.
Ә менә урамда
Юллар юк үтәрлек.
Җылыта сулышым
Тәрәзнең рәсемен.
Өйрәнәм яңадан
Рәссамнәр кәсебен.
Ашкынма, күңелем,
Юлларга чыгарга.
Мосафир йөрәккә
Вакыт бир уйларга.
Язылсын шигырьләр,
Ясалсын рәсемнәр,
Тәм-томнар пешсеннәр,
Чигелсен сөлгеләр.
Ходайдан бирелгән
Бу матур мизгелдән.
Кулларың матурлык
Үрерләр гөлләрдән.
Китаплар укылыр,
Төшердәр сурәтләр.
Ал дога дәфтәрен,
Ятларга аятьләр.
Ашыкма, ашкынма,
Урамда бик салкын.
Сүнмәсен салкыннан
Йөрәктә ут-ялкын.
Эльвира Ихсанова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Матурлык
Иртән торып тәрәзәдән карыйм:
Урта басу өсте ап-ак кар.
Шушы кышкы чиста матурлыкта
Моңсу хисләремә дәва бар.
Яратам мин кышкы гүзәллекне
Мамык кебек йомшак кар ява.
Борчу-хәсрәтләрне каплап куя,
Чисталык, пакълеккә юл сала.
Ә офыкта кояш чыгып килә,
Алсу нурга манып дөньяны.
Табигатьтә гел матурлык кына,
Яшик әле, дуслар, шатланып.
Кадерен белик әле матурлыкның,
Чиста һава, рәхәт тын алу.
Насыйп булсын ак өметләр белән
Һәр туачак таңны каршы алу.
Фәнүсә Сәгъдиева
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Буран
Ялгыз җанны юатырга теләп
Тәрәзәмә бизәк төшергән.
Бу кышларым синнән мең кат җылы, –
Бураннарында да өшемәм.
Аһ, синең дә туңган күңелеңне
Җылыта алса иде бу буран!
Дөньяларың агартырдай булып,
Ак буранда басып мин торам.
Күкләр белән җирләр тоташкан чак,
Күкләр белән җирләр тоташ ак.
Син бүген дә мине ишетмәсәң,
Сөюемне буран йотачак.
Ялгыз калгач, син дә өшәнерсең,
Күңелләрең мине төшенер.
Миннән мең кат җылы тоелыр буран,
Тәрәзәңә бизәк төшерер…
Илсөяр Иксанова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Февраль
Чатнама суыклар,
Җәяүле бураннар
Һәм тәүге тамчылар, –
Яз алда.
Бу – минем халәтем –
Язмышым,
Өметем,
Ышанып яшәвем язларга.
Илсөяр Иксанова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Килде буран
Килде буран. Җилпеп керде
Киереп ачып капканы.
Кар сибелде, хәтерләтеп
Аккош канат какканны.
Китте буран. Ишегалдын
Ап-ак итеп. Ямь өреп.
Өй кыегын буяп алды,
Канат очын тигереп.
Килде буран, китте буран,
Көнне манып аклыкка.
Исем китеп карап торам
Капыл туган сафлыкка.
Клара Булатова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
***
Соңгы көне бүген гыйнварларның,
Үттек инде кышның яртысын.
Инде кышның калган яртысында
Кар яусын да, дөнья яктырсын.
Бу дөньда нинди кышлар булсын,
Февральдә дә карлар яумаса.
Кышың – кышлар, язың яз булмаса,
Яме бетә җирнең ләбаса.
Клара Булатова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Кышкы матурлык
Талгын гына бии бии карлар ява,
Аклык ява, сафлык ява – җанга дәва.
Кар бөртеген кулга алсам, калам хәйран,
Бу сурәтләр кабатланмас – үзе бәйрәм!
Йолдызмыни сибелә ул җем-җем итеп,
Бу мизгелне сагынып торам һәрчак көтеп.
Бала-чага шатланышып шуа таудан,
Бәхет үзе карлар булып җиргә яуган!
Ак келәмнең өсләреннән атлап барам,
Карлар белән сөйләшеп мин туктап калам.
Биюләргә көен салып ява җиргә,
Бу гүзәллек, бу матурлык – бер могҗиза!
Сихри моңга уралгандай авыл өе,
Жигүле ат китеп бара… чана көе.
Җил шаярып ак карлардан таулар өя,
Кышкы авыл бик тә матур – күң(е)лем сөя!
Фәйрүзә Сәяпова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
*****
Сихри кыш ул – серле бер могҗиза,
Кар бөртеге оча уйнаклап…
Әйтерсең лә, гашыйк парлар бии,
Бер-берләрен сөеп – кочаклап.
Кар бөртеге оча Галәм буйлап,
Агач – куакларга сарыла…
Шушы аклык, сихри гүзәллектән –
Күңел оча, күзләр чагыла.
Аклык – шатлык булып иңә җиргә,
Борчу-кайгыларны югалтып.
Энҗе карлар иркәлиләр сыман,
Китек күңелләрне юатып…
Язда гына – назлар, дия күрмә,
Ак кышлар да бәхет тарата.
Иреннәргә кунган кар бөртеге
Синдәй үбә, синдәй ярата..
Сагышларны таратырга теләп,
Сукмакларда ап-ак кар ята…
Танырсыңмы… саф хисләргә төреп,
Бер җыр язсам сиңа карата?!
Гөлнур Мөхәммәтханова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Беренче кар
Барыбыз да аклык көтеп яши,
Тиңсез матурлыкны син күрче.
Җиргә әле бик күп карлар явар,
Бүгенгесе барыбер беренче.
Кышның безгә килгән илчесе ул,
Ә илчегә тиеш ипи-тоз.
Әй сез, җилләр, бар да әзер икән,
Аклык капкаларын ачыгыз!
Беренче кар бер мизгелгә тыя
Чабып барган гомер агышын.
Беренче кар биргән пакьлек төсен
Кер тидерми сакла син кышын.
Табигатьнең бөтен фасылында
Тик гүзәллек күргән кеше без.
Юлларыңа күбәләк кар сибеп,
Кар күрсәтә шулай кышыбыз!
Барыбыз да аклык көтеп яши,
Тиңсез матурлыкны син күрче.
Җиргә әле бик күп карлар явар,
Бүгенгесе әмма беренче…
Таһир Шәмсуаров
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Кар яуганда
Инде җиргә күпме карлар яуган…
Барысы да шушы бер кышта.
Кара! Җиргә күпме карлар яуган…
Барысы да ап-ак, чип-чиста.
Карлар ява, безнең иңгә ява,
күтәрүе карны җиңел лә…
Кар яратсаң, яңгырын да күтәр,
бозларын да күтәр, иренмә.
Кадыйр Сибгатуллин
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Кышкы манзара
Урманнарга борылып кара әле,
Агачларга ак бәс эленгән.
Нинди ямьле кышкы бу күренеш, –
Барам кебек әкият иленнән.
Кар кызы да шунда гына кебек,
Килеп чыгар төсле Кыш бабай.
Бала чактан килгән бу ышану
Үзем белән йөри гел шулай.
Су кызлары булып суда йөздек,
Кар кызлары идек кышларын.
Әкияттә бераз чынлык бардыр,
Шулай түгелмени, дусларым?
Һәрбер агач җем-җем ак укадан,
Кыш көнендә шундый манзара!
Агачлардан бәсләр коеп йөргән
Яшьлегемә кире кайтара.
Сәрия Бикмөхәммәтова
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Кыш бабайны көтәм
Кыш бабайлы Яңа еллар көтәм,
Әкият дөньясында яшимен.
Чәчләремә чал төс йөгерсә дә,
Үтмәгән дә кебек яшьлегем.
Кыш бабайлы Кар кызларын көтәм,
Бүләкләр дә көтәм, өзелеп.
Тарантаста, Кар кызлары белән,
Пар атларда оча күңелем.
Чыршыны да бизәп куйдым, өйдә
Җем-җем итеп яна утлары.
Мөһерләре аллы-гөлле төстә,
Искә төште бала чакларым.
Яңа яуган җепшек кардан үзем,
Тәгәрәтеп куйдым Кар бабай.
Яңа ел җиткәнче ихатада
Тәрәзәдән карый Кар бабай.
Нурания Зиляева
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~









