Һәр гаиләдә дә буыннан-буынга тапшырылып килә торган истәлекләр бар. Алар безгә әти-әниләребез һәм әби-бабаларыбызның тормыш юлын яхшырак күзалларга ярдәм итә. Минем өчен шундый кадерле ядкәрьләрнең берсе – әтиемнең 6 дистә ел элек язган мәкаләсе. Әлеге язма мине 1959 елның язына алып кайтты. Гади генә язылган булса да, әлеге юллар бик күп истәлекләр уята. Нинди уй-хисләр,…
Бәхетне һәр кеше үзенчә күрә, әлеге төшенчәгә һәркем үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә. Минем өчен иң бәхетле көн – үз-үземне ишетергә өйрәнгән һәм бәхетнең еракта түгел, ә нәкъ менә бүгенге көндә, минем янәшәмдә булуын аңлаган көнем. Шуңа күрә дә минем өчен иң бәхетле көн – нәкъ менә бүгенге көн. Бүгенге көнгә кадәрге тормышымда искә алырлык…
Кечкенәдән табигатьне яратуым сәбәп булгандыр, күңелдә калган героем да – бакчачы, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов. Хәтергә кереп калган иң төп нәрсә – аның үз эшен яратып, күңел биреп башкаруы. Очрашуда ул яраткан шөгыле турында бик бирелеп сөйләде һәм әлеге серле дөньяның яңалыклары белән уртаклашты. Материалны нәкъ менә яз көннәрендә әзерләгән идем. Франс абыйның:…
“Уйларга сәләтле булсаң, кешеләргә әйтер сүзең һәрвакыт булачак”(Лена Шагыйрьҗан) Журналист ул һөнәр генә түгел, ул – тормыш рәвеше. Бу өлкәдә беренче адымнарны ясаган чорда тәҗрибәле журналистлардан әлеге сүзләрне еш ишетергә туры килде. Хәзер инде әлеге сүзләрнең дөреслегенә үз тәҗрибәмдә дә ышандым. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң мин мәктәптә эшли башладым. Бөгелмәдә яңа телевидение ачылгач исә,…