Еракта әле без… Үз-үзебездән бик еракта… Көндәлек тормышка гадәтләнеп, күнегелгән бер тәртиптә яши бирәбез. Бар нәрсәнең дә җисеменә караганда исеме мөһимрәк. Үзебезне өстен куймыйча ихлас аралашып, күңел түреннән чыккан якты хисләребез белән юлыбызда очраган һәр кешегә дә кадер-хөрмәт күрсәтеп яши алырбызмы киләчәктә? Соңга калмасак кына ярар иде… Иң бәхетле чагыгызны исегезгә төшерегез әле!.. Бернәрсә дә…
“Халыкны ярату җиңел ул, сез менә кешеләрне яратып карагыз.” Бу сүзләр мине битараф калдыра алмады… Чынлап та, тирә-ягыбыздагы кешеләрне яратабызмы соң без? Без, кешеләр, бер-беребезне ишетә, тыңлый, аңлый беләбезме? Төрле фикерле, төрле характерлы булуыбызга карамыйча, үзебезне башкалардан өстен куймыйча, горурлыгыбызны җиңеп, ихлас хөрмәт итә беләбезме тирә-ягыбыздагы кешеләрне? Кешеләрнең җанындагы бозны эретергә, ачуы ташып торган үсмерләрнең…
(Эссе) Равил Фәхретдинов Туган җир ул — иң әүвәл туган туфрак, газиз ата-ана, син дөньяга килгән авыл, аның гөрләп үскән иген басулары, шау чәчәкле болыннары, серле кара урманнары, тау астында челтерәп аккан чишмәләре, суларында колач салып йөзгән елга-күлләре, моңсу таллар әйләндереп алган тегермән буалары, айлы төндә ат саклаганда сөйләгән тылсымлы әкиятләре, кояш нуры белән тулы…
“Бу очрашу бик дулкынландырды Клараны. Аерылып киткәч тә һаман: «Нинди ягымлы кешеләр, нинди яхшы күңелле кешеләр!» – дип уйланды ул. Моңарчы бер җирдә дә әле аның мондагы кебек йомшак мөгамәлә, якты чырай күргәне, мондагы кебек шигъри тәмле итеп сөйләүне ишеткәне юк иде. Гаҗәп иде бу! Әллә аңа карата гына шулай микән? Үзара, бәлкем, алай ук…
Татар кызы – бу сүз эченә бик зур мәгънә салынган. Татар кызлары – әби-бабаларыбызның киләчәккә өмете һәм ышанычы. Аклый алырбызмы без әлеге ышанычны? Безнең халык тирән фикерле, рухи дөньясы бик бай халкыбызның. Ләкин оялчан, тыйнак… Бик күпләр нәкъ менә шулай тыйнаклык юлын, дәшми тору юлын сайлый. Бәлки шуңа да үз белгәннәребезне яшь буынга җиткерә алмыйбыздыр…. Яшьләрне…