Татар кызы – бу сүз эченә бик зур мәгънә салынган. Татар кызлары – әби-бабаларыбызның киләчәккә өмете һәм ышанычы. Аклый алырбызмы без әлеге ышанычны?
Безнең халык тирән фикерле, рухи дөньясы бик бай халкыбызның. Ләкин оялчан, тыйнак… Бик күпләр нәкъ менә шулай тыйнаклык юлын, дәшми тору юлын сайлый. Бәлки шуңа да үз белгәннәребезне яшь буынга җиткерә алмыйбыздыр…. Яшьләрне аңлап, аларның күңеленә үтеп керерлек итеп чын күңелдән язылган тәҗрибә уртаклашулар, заманча әйткәндә, лайфхакларыбыз аз түгел бит безнең! Интернет челтәрендә кеше турында, үзебез турында, артистлар турында, проблемалар турында язылган мәкаләләрне күп күрергә була. Ә менә иң-иң кирәкле әйберләр турында сүз башламыйбыз, ул уйларыбызны эчебездә калдырырга тырышабыз. Күп очракта башыбызга ныклап кереп утырган “безгә алай килешми” дигән фикердән узып китә алмыйбыз. Әйе, сүзне үлчәп кенә әйтергә кирәк. Ләкин көндәлек мәшәкатьләр белән булышып яшәгәндә, без булган проблемаларны – бик мөһим әйберләрне күрми калабыз.
Яшь гаиләләр үз дөньясына бикләнеп яши-яши дә, килеп чыккан проблемаларны җиңә алмыйча, кеп-кечкенә балаларны ятим итә, аерылышу юлын сайлый. Чөнки яңа тормышка аяк басучы яшьләр юлында яшь гаиләләрнең үзләре генә җиңеп чыга алмастай киртәләр адым саен очрап тора.
Татар кызлары элек-электән каршылыклар алдында югалып калмаган, бик авыр хәлләрне дә җиңә алганнар, көчле рухлы булганнар. Саклыйсы иде шул сыйфатларны татар кызларында!
Барысы да үзебездән тора. Чын татар кызларын матур үрнәгебез, гыйбрәтле, файдалы һәм матур татарча язмаларыбыз белән тәрбияли алсак иде!
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
2023 ел – Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы.