20нче гасырда туып, бераз ул чор тормышында яшәгән кешеләр алар төрле дәверләрне – узган гасыр белән яңа гасырны бәйләп торучы буын. Эшкә җаваплы карарга, алынган хезмәтендә янып эшләргә, дусларның кадерен белергә өйрәнгән әлеге буын кешеләренең хатирәләре дә күп. Шуңа күрә дә яшьләргә аңлашырлык итеп, үз тәҗрибәбезне җиткерә алсак, алар өчен бу әйтеп бетергесез зур хәзинә…
Тормыш сикәлтәләрен үткәндә сынаулардан арып, үзеңнең зарыңны түгәргә була… Яки инде авырлыкларга башка яктан карап, аларны җиңү юнәлешендә үз юлларың белән бүлешеп, кешегә кечкенә генә булса да канатлар куярга була…. Соңгы берничә дистә елда кешеләрнең үзара аралашуында күпчелек очракта негатив хәбәрләр, каршылыклы сүзләр, зарлану өстенлек итә. Шуңа да кешеләр аралашканда, матбугатта, хәтта әдәби әсәрләрдә дә…
“Дөньяда теләсә нинди төчелек туйдыра, тик бер ихласлык кына туйдырмый. Чөнки ул – дөньяның үзе кебек, зәңгәр күк йөзе кебек, яшел чирәмнәр кебек табигый.” (Гариф Ахунов) Ихласлык бүгенге көндә кешеләрдәге иң кирәкле һәм мөһим сыйфатларның берсе дип уйлыйм мин. Андый кешеләрнең ягымлы карашларыннан йөрәкләр җылынып, күңел тынычланып, тирә-як яктырып киткән кебек була. Тормыш сукмакларын…
Бер генә уй да эзсез узмый… Яхшымы ул уйларың? Әллә, син уйларга теләмәсәң дә, күңелеңә кергән борчулы уйлармы алар?… Берсе дә эзсез узмас синең өчен. Алар сине я үстерә, я сиздерми генә түбәнгә алып төшә. Тиз булмас ул әлеге үзгәрешләр: синең ясаган адымнарың бик тә кечкенә булырга мөмкин. Син үзгәрешне сизмәссең дә. Дөнья мәшәкатьләре күп…