Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

 

Шәүкәт Галиев

Гыйлем алу турында

 

✅️ Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен гыйлем алуны үзеңнең төп бурычың итеп кабул ит.

✅️ Мәрхәмәтле Аллаһы Тәгаләнең гыйлем ияләрен югары дәрәҗәләргә күтәрүе, фәкать алар гына Аллаһыдан хакыйкый курка, дип әйтеп куюы – синең өчен гыйлем өйрәнүдә дәрт биреп торучы маяк булып торсын.

✅️ Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, ил эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр.

✅️ Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары, дөньяның яктыртып торучы нурларыдыр. Наданнар исә тере булсалар да үлекләр хөкемендә. Чөнки алар Аллаһы Тәгаләнең гаҗәеп нәрсәләрен күреп торсалар да, алардан гыйбрәт ала белмиләр.

✅️ Гыйлеме күп булган кешеләргә карап, аз белемле булудан оялмагыз, әмма белергә кулыгыздан килә торган нәрсәләрне белми калудан оялыгыз.

✅️ Гыйлем әһелләренә нәфес артыннан йөрү һич килешми, шуның өчен шәригать үлчәвеннән тыш мал сөймәгез, нәфес теләкләренә әсир булма­гыз.

✅ ️Гыйлемне һәрвакыт сөегез. Өйрәтелгән нәрсәләрне ихлас белән тыңлагыз, кирәкләрен өйрәнегез һәм һәрбер гыйлемнән күркәм булганын белегез, һичбер вакыт гыйлемгә тәкәбберлек күрсәтмәгез.

✅️ Гыйлем өйрәнү гүзәл эш булса да, бозык ният белән укылса гүзәллеге бетәр. Шуның өчен гый­лем алудан элек: «Бездән Аллаһы Тәгалә риза булып, яхшы эшләргә сәбәп кылса иде», – дип ният кылырга кирәк. «Зур дәрәҗәле кеше булам» дип ниятләмәгез. Күңелегездә андый нәрсәләр булса чыгарып ташлагыз. Гыйлемнән максат дәрәҗә түгел, бәлки жәмгыятькә файдалы, Аллаһы Тәгаләгә яраклы адәм булудыр.

Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан, “Дом печати” нәшрияты, 2001 ел.

🍃Китап Ризаэддин Фәхреддин, Госман Исхакый, Габдрахман Кая әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән🍃

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар