Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Кешенең үз җаны җырласа гына, бүтәннәр җырын ишетә.

 

Туфан Миңнуллин

Белем җәүһәрләре

«Белем җәүһәрләре – 2022» XIII Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе:

http://konkurs.belem.ru/nigezlama/

«Белем җәүһәрләре» гимны

Татарстан — гүзәл туган ягым,

Татар теле — туган телебез.

Интернетта яңа сайтлар төзеп

Илнең, телнең данын сөйлибез.

Кушымта:

Без — җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,

Иң файдалы сайтлар хуҗасы.

Син дә кушыл, бергә-бергә төзик

Интернетта татар дөньясын!

Туган телем яңа үрләр яулый:

Мәдәният, тарих, мәгариф.

Алтын кебек кыйммәт безнең өчен

Туган телдә язган һәр хәреф.

Кушымта:

Без — җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,

Иң файдалы сайтлар хуҗасы.

Син дә кушыл, бергә ныгытыйк без

Интернетта татар дөньясын!

Без яулыйсы үрләр алда әле —

Җәүһәрләрнең булыйк җәүһәре.

Һәр татарга якты маяк булсын

Интернетның асыл гәүһәре.

Кушымта:

Без — җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,

Иң файдалы сайтлар хуҗасы.

Син дә кушыл, бергә танытыйк без

Интернетта татар дөньясын!

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз