Иртәнге сәгатьләрне ныграк ярата башладым. Тынычлык һәм мин. Дөнья һәм мин. Берәү дә комачауламый. Телисең икән – табигатьне күзәт, яңа көнгә максат-теләкләреңне телә. Сәламәтлекне кайгыртып, күнегүләр ясап алырга да була. Яраткан китабыңны күптән кулга алганың юкмы? Иртәнге як – моның өчен иң кулай вакыт. Күңелеңдә инде күптән догалар өйрәнергә дигән теләк йөридер бәлки? Нәкъ менә…
Хәзерге вакытта тормышыбыз төрле яңалыкларга, кызыклы мәгълүматларга һәм файдалы белемнәргә бик бай. Соңгы елларда шәхсән минем үземә кеше тормышында беренче чиратта әһәмият бирелергә тиешле өстенлекле – приоритетлы өлкәләрне билгеләү турында күп укырга туры килде. Без эчке сиземләвебез белән тоеп, элек тә яшәвебезне шулай оештырганбыз анысы. Бу күренешнең исә үзенә бер төрле исеме дә бар икән,…
“Тормышны үз кулларыңа алырга кирәк. Үзегез яраткан өлкәдә эшегезнең остасы булыгыз”. (Раил Гатауллин фикере) Гомер бик кыска. Ышанасызмы-юкмы, әмма бу – факт. Өлкән яшьтәге абый-апаларга сорау бирсәгез, алар: “Эх, тагын бераз яшәр идем, әле эшлисе эшләрем шулкадәр күп бу дөньяда, ник гомер шундый кыска икән?!” – дияр. “Улым (кызым), тормышның кадерен бел, тормыш үтә дә…