“Тормышны үз кулларыңа алырга кирәк. Үзегез яраткан өлкәдә эшегезнең остасы булыгыз”.
(Раил Гатауллин фикере)
Гомер бик кыска. Ышанасызмы-юкмы, әмма бу – факт. Өлкән яшьтәге абый-апаларга сорау бирсәгез, алар: “Эх, тагын бераз яшәр идем, әле эшлисе эшләрем шулкадәр күп бу дөньяда, ник гомер шундый кыска икән?!” – дияр.
“Улым (кызым), тормышның кадерен бел, тормыш үтә дә китә ул, вакытыңны юк-барга сарыф итмә,” – дип әйтүче акcакаллар да, акъяулыклы әбиләр дә алар арасында бик күп.
Бу тормышта күпме яшәячәген беркем дә белми. Кемнәрдер бу дөньяда бик аз яши, әмма шул вакыт аралыгында да гаять олы эшләр башкара. Моңа мисал буларак, Габдулла Тукайны китерергә мөмкин. Аның 27 яшенә кадәр иҗат иткән әсәрләре әле бүген дә иҗат өлкәсендә эшли торган галимнәр тарафыннан өйрәнелүен дәвам итә, аның шигырьләренә нигезләнеп, спектакльләр куела, мультфильмнар төшерелә. Әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Һәр шигыре аша ул яхшылыкка, гаделлеккә өнди. Ул язган шигырьләр бишектәге бала өчен дә, өлкән яшьтәге апа-абыйлар өчен дә актуаль.
Тормыш юлының ахырына барып җиткәндә, артка борылып карагач, үзең һәм эшләгән эшләрең белән горурлану, балаларың һәм оныкларның шатлыкларына куанып яшәү өчен ниләр эшләргә кирәк соң?
Иң беренче чиратта, тормышыңны үз кулларыңа алырга кирәк. Үз тормышыңны никадәр иртәрәк планлаштырасың, шулкадәр яхшырак. Чөнки һәр кеше үз көнкүрешен үзе планлаштырырга тиеш. Аның тормышы – аның язмышы.
- Беренче эш итеп, үз юнәлешегезне сайларга кирәк.
- Үзегез яраткан өлкәдә эшегезнең остасы булыгыз.
- Һәрвакыт камилләшегез, бер дә туктап калмагыз. Үсештән курыкмагыз.
- Тормышны үз куларына алган бәхетле кешеләр арабызда шактый. Алар белән танышырга, алардан киңәшләр алырга, яхшы кешеләр үрнәген алырга киңәш итәм.”
(Язманың тулы вариантын “Миллион татар” журналының 1нче саныннан укый аласыз)