Һәр мизгелгә рәхмәт әйтеп
Яши белү рәхәт икән.
Тик бу хисләр күңелемә
Ут-суларны кичеп иңгән…
Кул сузымы гына ямьле язга…
Якты нурдан өмет уяныр!
Бозлы судай салкын хәбәрләрне
Гөрләвекләр җыры юып алыр!
Сынау арты сынау уза кеше —
Җиңел түгел тормыш юллары.
Ярый ла бит көчле булып калса!
Иярләсә авыр уйларын…
Яфрак оча, сары яфрак оча…
Кояшның нәкъ үзе төсендә!
Җиһандагы көзге якты төсләр
Җылы өстәр салкын кичемдә…
Син мин кебек!
Мин син кебек!
Күзләремне ачтым ләбаса!
“Аллаһ каршысында без тигез!” — дип,
гөнаһ булыр,
Бар җиһанга сөрән салмасам…
Үткән чакта гомер сукмагыннан
Очрасалар юлда киртәләр,
Җылы сүзгә ниләр җитә икән? —
Нәкъ шул сүзләр көчле итәләр.
Без барасы юллар
Озын да кебек, кыска да.
Без яулыйсы үрлəр
Биек тə кебек, ыспай да.
Яшел язда уйлану:
Тормыш мине яратамы?
Белмим…
Ə мин аны бик нык яратам!!!
Яңа көнгə аяк бастык диеп,
Алсуланып əнə таң ата!
Тормыш мине яратамы?
Белмим…
Ə мин аны бик нык яратам!!!
Яңа көнгə аяк бастык диеп,
Алсуланып əнə таң ата!
Алтын көздə уйлану:
Тормыш мине яратамы?
Белəм!
Ул бит мине шундый ярата!
Яңа көнне бүлəк итте миңа!
Алсу таңны бигрəк яратам!
2017 ел
-->Моңлы җырдан кайберəүнең
Күңелкəе йомшара.
Ə кемнəрдер салмак көйдəн
Бик тиз йокыга тала.
Тамырларым минем — бер дигəн!
Ярый шəҗəрəмне өйрəндем!
Шул көннəн соң көннəрем дə
Əллə ничек кенə… көйлəнде.
Көрəш бара… Бу көннəрдə
күпме караш күккə төбəлгəн!
Якты уйлар берүк саклап калсын
Җир йөзенə килгəн афəттəн…
Быел язлар башка төрле килə:
Бөрелəр дə ятим уяна.
Башка төрле язгы халəтем дə:
Яз башыннан бирле уйланам…
Көз дә житә әллә — җиле салкын!
Агачларны алтын төс сара.
Моңсу уйлар бүген күңелләрдә…
Синең янда гына җыр туа.
Алтын җептән челтәр үреп,
Көз бизәде урманны.
Алтын нурлар юка шәлдә
Мәрҗәннәрен дә барлады.
Чәчәкләр бәйләме кулларда,
Чәчәкле котлаулар агыла…
Чәчәкләр бәйләме язларда —
Кышларның салкыны тарала.
Пычрак басты кебек дөньябызны,
Санламыйбыз пакълек, сафлыкны.
Дорфа сүзләр сөйләп күңел була,
Дөреслектән өстен ялганы…
Баласына бирәм диеп,
Ак әби бүләк алган.
Зәгыйфь үзе, хәлсез инде.
Тик шулай да…
Шатлык өләшер өчен
Каяндыр ул көч тапкан.
Рәхмәт әйтеп, риза булсак,
Кышын яуган кар-буранга,
Ак хыяллар чынга ашар,
Бәхет түгел язда гына.
Бу җиһанда бүген яшим.
Тәмен тоеп яшим һәр көннең.
Күпне көтмим, шөкер итәм,
Бик аздан да була күңелем.