“Бу очрашу бик дулкынландырды Клараны. Аерылып киткәч тә һаман: «Нинди ягымлы кешеләр, нинди яхшы күңелле кешеләр!» – дип уйланды ул. Моңарчы бер җирдә дә әле аның мондагы кебек йомшак мөгамәлә, якты чырай күргәне, мондагы кебек шигъри тәмле итеп сөйләүне ишеткәне юк иде. Гаҗәп иде бу! Әллә аңа карата гына шулай микән? Үзара, бәлкем, алай ук түгелләрдер. Тормышны бик мәкерле нәрсә дип әйтәләр бит! Бер төчесен, бер әчесен каптыра, кешеләрне әледән-әле маңгайлары белән чәкәштергәли генә тора, диләр. Әмма шулай да кешеләргә изгелек хас булырга тиеш. Бик борыннан аларның йөрәкләренә салынган орлык булырга тиеш бу… Инде тормышлар яхшыра һәм бәхетләр тигезләнә барган саен, ул орлыклар тулысынча шытып, барлык кешеләрнең дә үзара мөнәсәбәтләре менә шулай якты, җылы булып китмәсмени?
Клараның дулкынланган күңеленнән ихтыярсыз әнә шундый уйлар кичеп үтте. Аңа рәхәт иде, гүя бабай аны «туган туфракның» саф суына манып алды, ул рухи баеп, пакьләнеп киткәндәй булды.”
“Юл, Чабылтауны әйләнеп, көньякка табан борылгач, Клара алдында гаҗәеп күренешләр ачылды. Бу ялгыз тау үзе дә гаять зур биеклек өстендә утыра икән. Шушы биеклек өстеннән кайсы якка гына карасаң да, җәелеп яткан аксыл иген кырлары, яшел үзәннәр, күгелҗем урманнар, бөдрә куаклыклар белән капланган озын чокырлар, якында һәм еракта утырган тагы да ниндидер мәһабәт таулар күренә иде. Рәхмәй абыйсы юл буенча диярлек шуларның әле берсен, әле икенчесен күрсәтеп барды: «Ә-әнә теге Өзектау инде! Шуннан уңга таба китсәң, безнең Зирекле буена барып чыгасың. Әнә нәкъ каршыбызда Әркәсле яланы… Сулга карасаң, әнә анда Имәнлек башланып китә… Бабакаеңнан ишеткәнең дә бардыр әле».
Әйе, дөрес, Клара боларның барысын да бабасыннан ишеткәне бар иде. Шуңа күрәдер инде хәзер аңа бу кырлар, бу таулар, бу урманнар электән үк таныш төсле булып тоела иде. Хәтта берара аның күңеленнән: «Тукта, мин үз күзләрем белән дә боларны кайчандыр бер күрдем түгелме соң?» – дигән гаҗәеп сәер, шул ук вакытта ничектер бик якты, ләззәтле сизенү кичеп үтте. Бик ышанасы килде шуның чын булуына! Ләкин… юк, күргәне юк, әлбәттә. Әмма шушы ачык сизенү тәэсиреннән ул ихтыярсыз авыз эченнән генә берничә мәртәбә: «Туган туфрак, туган туфрак!» – дип кабатлап куйды.”
(Әмирхан Еникиның “Туган туфрак” әсәреннән өзек)