Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Ләйсән булып ява алу кирәк,
Кеше матурлыгын күрергә.

 

Илсөяр Иксанова

Ышанасы килә

“Халыкны ярату җиңел ул, сез менә кешеләрне яратып карагыз.”

Бу сүзләр мине битараф калдыра алмады…

Чынлап та, тирә-ягыбыздагы кешеләрне яратабызмы соң без?

Без, кешеләр, бер-беребезне ишетә, тыңлый, аңлый беләбезме? Төрле фикерле, төрле характерлы булуыбызга карамыйча, үзебезне башкалардан өстен куймыйча, горурлыгыбызны җиңеп, ихлас хөрмәт итә беләбезме тирә-ягыбыздагы кешеләрне?

Кешеләрнең җанындагы бозны эретергә, ачуы ташып торган үсмерләрнең күңелләренә үтеп кереп, аларга яшәү ямен аңлатырга сабырлык, түземлек һәм акылыбыз җитәме?

Кешеләргә нәфрәт белән караганнарның да кайчандыр ихлас һәм нечкә җанлы бала булуын күрергә, кемнеңдер тәрбиясе, кырыс язмыш сынаулары аркасында тупасланган йөрәкләрендә пыскыган яктылыкны уятып җибәрергә сизгерлегебез җитәме? Дөньяны тулысынча, Аллаһы тәгалә яраткан дөнья диеп кабул итеп, ошамаган күренешләрдән сабак алып, уйланыр өчен җибәрелгән дәресләрдән, сынаулардан кирәкле нәтиҗәләрне ясарга акылыбыз җитәме?

Уйлаган кешегә уйланырлык, сабак алырлык вакыйгалар да, акыл тупларлык тәҗрибә дә тормышыбызда хәттин ашкан ләбаса!

Сораулар күп…  Сораулар бик күп соңгы араларда…. Бу сорауларга җаваплар уңай булсын иде диеп ышанасы килә!

Кешене ышаныч һәм өмет яшәтә.

октябрь, 2022 ел

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар