Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

 

Шәүкәт Галиев

Язгы иртә

Язгы иртә

Салмак җилдә акрын гына тирбәлгән яшел яшь яфракларны кояш нурлары иркәли. Агачларның әлеге матур һәм саф вакытын тоеп калырга ашыккандай, яфраклар арасында чыпчыклар чыр-чу килә. Төн эчендә тузаны басылып, тынычланып калган шәһәр сукмакларыннан кешеләр ашыкмыйча гына эшкә баралар. Юлга иртәрәк чыгуның никадәр рәхәт икәнен  белгәнгә күрә, шулай иртә кузгалганнардыр алар. Иртәнге юлның үзенә күрә аерым рәхәтлеге була бит ул!

Яшь яфраклар исе бөркелгән саф һава, кешеләр шау-шуыннан ял итеп өлгергән тыныч юллар… Юлда татлы төнге йокыдан соң тынычланып калган кешеләрне очрату  иртәнге сәгатьләргә тагын да ныграк ямь өсти. Озак та үтмәс (бәлки ярты сәгать, бәлки инде берәр сәгать узар),  шәһәр урамнары кырмыска оясына әверелер, кабалану, тормыштан канәгатьсезлек бөркелеп торган җитди йөзләр белән тулыр ул урамнар. Алар инде сине ял иттерә алмас мөгаен…. Очрый инде ул, сирәк кенә булса да, көндезге матурлыктан да ямь таба алучылар. Ләкин андый кешеләр күп түгел… Шәһәр урамнарының көндезге җитдилегендә алар гүя югалып кала. Эше очсыз-кырыйсыз булуга карамастан, йөзендә елмаюын саклап кала алган җәяүлеләргә кайберәүләр сәерсенеп тә карап кала әле. Ә чынлыкта исә, күңел халәте төшенкелеккә бирелгәндә, нәкъ менә кояшлы күңелләргә карап, үзен кулга ала бит кеше, елмаюлы йөзләр башкалар өчен маяк булып тора. Тормыш дәрьясында үз урынын табарга, күңел халәтенә, үз-үзенә хуҗа булырга өйрәтә. Барысы өчен дә рәхмәтле булырга, риза булып, шатланып яшәргә кирәклеген төшендерә.

Кояшлы күңелләр юлларыгызда ешрак очрасын, аларның яктысы сезгә дә күчеп, язгы көннәрегезне ямьләндерсен.

апрель, 2018

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар