Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

 

Шәүкәт Галиев

Үзем турында

Минем быелгы язым башкаларына бер дә охшамаган!

Күңелемдә йөрткән хыялым — татар кызлары өчен файдалы һәм матур контент булдыру хыялым тормышка ашып килә.

Әлеге сәхифәдә сез минем белән бергә табигатьнең матурлыгына да соклана алырсыз, дөнья мәшәкатьләрен  читкә куеп торып, бераз ял да итеп алырсыз.

Матурлык иленә сәяхәт вакытында сезнең ял сәгатьләрегез бераз ямьләнә икән, димәк, мин максатыма ирештем дигән сүз.

Биредә тупланган язмалар һәм башка материаллар тормыштагы максатларыгызга ирешү өчен тырышкан вакытта сезгә көч тупларга ярдәм итә икән, мин икеләтә бәхетле!

Тормышыбызны якты, матур уйлар, изге ниятләр белән уздырыйк. Киләчәгегез сөенечле вакыйгаларга, игелекле гамәлләргә бай булсын.

Барлык хыялларыгыз да тормышка ашсын!

Юлыгызда һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрасын.

Язларыгыз якты булсын.

апрель, 2021

Наилә Гаффарова.

Кыскача үзем турында:

* Табигатьне, матурлыкны, гаиләмне, туган телебезне яратам,  милли гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәм.

* Соңгы берничә  ел минем өчен ачышлар елы булды.

* Тыйнаклыгымны җиңеп, язасы килгән фикерләремне ачыктан-ачык җиткерергә өйрәнә башладым. Ә язасы килгән фикерләр бик күп!

* Юлларда очраган авырлыклар алдында югалып калмаска һәм кирәк вакытта үз-үзеңә көч бирә белергә кирәк икәнен аңладым.

* 2019-нчы ел башында #әдәбимарафон проектына кушылып киткәч, русча китаплар белән беррәттән, татарча китаплар да күп укый башладым. Татарча китаплар укуны бик сагынганымны аңладым.

* Тормыш юлларыннан атлаганда читкә тайпылмыйча, бары үз юлыңнан барганда гына бәхетле яшәп булганына төшендем.

* Һәр эштә дә Аллаһы тәгаләнең ярдәмен сорарга, булган һәр әйбер өчен рәхмәт әйтеп яшәргә кирәклеген тагын да тирәнрәк аңладым. Ә рәхмәт әйтеп яшәү өчен сәбәпләр һәрберебезнең тормышында да бик күп!

* Һәр кешенең дә матур, бик талантлы һәм уникаль икәненә игътибар итә, тирә-ягымдагы кешеләрне үзем өчен яңа яктан ача башладым.

Яшьлеккә кайту…

Сиңа кайттым урау юллар аша,
Таныдыңмы моңсу кызыңны?
“Үзгәргәнсең, төсең башка”, – дисең,
Тартып кара күңел кылымны.

Мин һаман шул, һәрвакытта
Изге җырым – күңелем түрендә.
Үз-үземне югалтмадым, шөкер,
Үз юлымнан барам буген дә…

Чынга ашар матур хыялларым –
Менеп киләм тормыш үренә.
Рәхмәтеннән ташламасын Раббым,
Әле эшләр хәтсез күренә…

Сиңа кайттым. Күпме еллар үткән –
Үзгәргәндер инде йөзем дә.
Күңел генә һаман элеккечә –
Шигъри җанлы, шөкер, бүген дә…

 

P.S. Сайтта урнаштырылган материалларны кулланган очракта, авторны күрсәтү һәм сайтка сылтама кую мәҗбүри.

Әлеге вакытта сайт өстендә эшләү дәвам итә. Тәкъдимнәрегезне хат аша юллый аласыз.

Иң татлы тел - туган тел
Кайтаваз
Якты уйлар
Файдалы ресурслар