Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

 

Шәүкәт Галиев

Кайтаваз

Кайтаваз

Күперләр сере. Күңелләр сере.

Төрле караш…

(Бары әниләр һәм кызлар өчен генә!)

Әниләр һәм кызлар арасындагы мөнәсәбәт – ул аерым бер дөнья. Әлеге элемтәнең нинди булуы безнең киләчәгебез өчен зур әһәмияткә ия.

Кызлар һәм әниләр дуслыгын ничек ныгытырга һәм әлеге матур тәҗрибәне ничек итеп башка гаиләләргә дә җиткерергә?

Әлеге сорашуны нәкъ менә шул максат белән үткәрергә булдык.

 

Әлеге рубрикада әниләр һәм кызлар мөнәсәбәте турында сезнең фикерегез дә урын алуын теләсәгез,   сорашуда катнашырга теләк белдереп naz.bulack.@yandex.ru электрон почтасына  хат юллагыз.

(Исемнәрегезне күрсәтергә теләмәсәгез, алар үзгәртелеп тә бирелергә мөмкин)

 

Фикерләр нинди булыр? Алтын урталыкны табу мөмкинме? Әниләр һәм кызларга уртак тел табу җиңел биреләме?

Әлеге рубрикада сез китаплардан алынган киңәшләр белән түгел, ә чын тормыш тәҗрибәсе белән таныша алырсыз.

Әниләр һәм кызлар дуслыгының дәвамлы булуын теләп, 

Кайтаваз рубрикасы.

 

КАЙТАВАЗ рубрикасының беренче кунакларыФирдәвес Ибраһимова һәм Гөлүзә Ибраһимова.

 

Әниләр фикере:

Фирдәвес Ибраһимова

Әниләр кызларына әйтәсе килгән фикерләрен ничек аңлатырга тиеш?

 — Үзенә әйтәсе килгән сүзләрне башка балалар алдында әйтергә тырышмыйм. “Менә бу әйбер болай булса, син ничек уйлыйсың?”- диеп сорыйм. Кызлар белән уртага салып сөйләшергә тырышам, аларның фикерләрен дә беләсем килә.                                                   

Нинди сүзләр хәзерге яшьләрнең күңеленә үтеп керә диеп уйлыйсыз?

— Хәзер яшьләр бик акыллы, мин үземне искерәк фикерле диеп уйлыйм. Яшьләргә яхшы сүз кирәк. Аларны үзең белән фикердәш итсәң, алар барысын да аңлый.

Кызлар фикере:

Гөлүзә Ибраһимова

Әниләрегез сезгә киңәш биргәндә кайсы якка игътибар бирергә тиеш?

— Әни кеше киңәш биргәндә, күңел халәтенә игътибар итәргә тиеш дип уйлыйм. Шул ук вакытта үзеннән чыгып кына түгел, ә бала позициясен дә аңларга тырышу кирәк. Анысы, әлбәттә, балага да кагыла. Шулай ук кайвакыт үзләренең шул яшьтә нинди булуларын истә тотарга кирәк, дип уйлыйм.

Кызлар күңеленә юлны ничек табарга?

— Кызлар күңеленә юлны табу өчен – күзәтергә генә кирәк дип уйлыйм. Аларның хәзерге халәтен мохит аша аңларга тырышырга. Тыныч кына аңлатырга тырышырга кирәк, тавыш күтәрү аша түгел, ә наз һәм кайгырту аша.

 

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Кайтаваз
Якты уйлар
Файдалы ресурслар