Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен хәтердә яңартсак, яхшы булыр. Кайберәүләр әлеге мәкаләне укыгач, үзләре өчен хәтта яңалык ачарлар. Татар хатын-кызлары элек-электән тыйнак, әдәпле һәм тәрбияле булганнар бит. Хәзер бу сыйфатлар, кызганыч, югала бара. Чын йөзебезне саклап калырга теләсәк, без – туташлар, ханымнар әбиләребез мирас итеп калгырган таләпләрне дөньяви этикет калыпларына салып, үз-үзебезне тәрбиялик.
Өстәл арты этикетының 16 төп кагыйдәсе.
- Кафе яисә ресторанга килгәч, табынга утырыр алдыннан, туалет бүлмәсенә кереп, иренән помаданы сөртергә кирәк.
- Өстәл артына утырганда, урындыкны тавыш чыгармыйча күчерегез. Утырыр җиргә борылып, кул белән тотып карамагыз. Урындыкта җәелеп утыру тәрбиясезлек дип саналы. Тәрбияле хатын-кызлар урындыкның яртысында урын ала һәм туры итеп утыра.
- Кафе яисә ресторанга килгәч, безнең күбебез сумканы кайда куярга белми. Кагыйдә буенча аны я үзегез утырган урындыкның яртысына куялар, яисә махсус элмәккә эләләр. Клачны (кечкенә сумка) өстәлгә куярга рөхсәт ителә.
- Хәтта табын артында утыргада да без телефоннан аерыла алмыйбыз. Бу бик кызганыч! Җәмәгать урыннарына килгәч, телефонны сүндереп кую – төп таләп. Аны өстәлдә тоту рөхсәт ителми. Телефон сумкада булырга тиеш. Бик кирәкле шылтырату булган очракта, табын артында утыручылардан гафу үтенеп, читкә китеп сөйләшергә кирәк.
- Дәрәҗәле рестораннарда сезгә тукымадан салфетка тәкъдим итәрләр. Ул нигездә 40Х40, яисә 60Х60 була. Аны икегә бөкләп, итәккә салалар. Монда да үз таләпләре бар шул! Салфетканың бөгелгән ягын үзеңә карату зарур. Тукланганнан соң аны тарелка янына куегыз. Әгәр ул ялгыш кына идәнгә төшсә, күтәрмәгез. Официанттан икенче салфетка сорагыз.
- Пычак уң кулында, ә чәнечке сул кулда булырга тиеш. Приборларны урыннары белән алыштырырга рөхсәт ителә. Әйтик, мәсьәлән, карабодай кебек икенче аш ашаганда.
- Ашны савыттан, шулпа чәчрәмәсен өчен, калак белән үзеңнән таба алырга кирәк. Кагыйдә буенча савытта аш калырга тиеш.
- Ипи өстәлгә уртак савытка куела. Бер кисәген алып, махсус кечкенә (пирожковая тарелка ) савытка салыгыз. Ипине тешләргә ярамый. Бу әдәпсезлек дип санала. Чәйни алырдай кисәкне сындырып, авызга капсагыз күпкә матур булыр.
Язманы Алсу Мөкатдәс әзерләде.