Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате.

 

Гариф Ахунов

Күңел җылысын тоеп яшәгез!

Гомерләренең бер чорында ике кешенең юллары кисешә дә, тормыш буйлап алар янәшә атлый башлый. Тик күп кенә парларның бәхетле көннәре озакка бармый шул. Тормыш йөген ялгыз тартканнар өчен борчылулы уйларым этәрде алдагы язмамны теркәп куярга. Бәлки әлеге сүзләр кайбер кешеләрне уйландырыр, ялгыш адымнардан саклар.

 

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

 

Ниһаять, алар бергә!

Янәшә атлыйлар! Рәхәт! Җылы!

“Пар аккоштай кагынып, зәңгәр күлләрдә,
Язсын озак еллар сезгә парлап йөзәргә.
Җитегез көмеш-алтынга туйлар уздырып,
Пар аккошлар шикелле бәхетле булып.” (Зифа Нагаева)

Никах көнендә әйтелгән изге теләкләр, матур сүзләр әйтерсең лә әле дә колакларында яңгырый. Гашыйкларның бер-берсенә бар сүзләре дә яхшы ишетелә, күңелләр арасы якын, алар бик тә игътибарлы!

…Вакыт уза…

Янәшәдән баручы берсенең яратуы шулкадәр көчле буладыр ки, ул яраткан кешесенең аяк астына келәм булып җәелергә дә әзер була. Һәм җәелә дә…

… Янәшәдә түгел хәзер аның урыны, ә күпкә түбәндәрәк. Ике “якын” кеше арасында йөрегән сүзләр арасы әкеренләп ерагая башлый – тавышлары бер-берсенә ишетелми диярлек…  Бер-берсен күрү дә, игътибарлау да авырлаша.

… Вакыт уза…

Түбәнгә төшкән һәм сүзләренең таш стенага килеп бәрелүен авыр кичергән кеше бар ихтыярын, көчен җыеп бер көнне торып басар! Тик ул хәзер  булганына риза түгел, аңа үз сүзен бар дөньяга ишеттерергә кирәк. Сүзләре ишетелмәгән чорда аның әйтеләсе сүзләре күп җыелган!

“Хәзер минем урыным бары тик югарыда гына булырга тиеш!” диеп карар кыла ул. (Шәхеснең үсүе, көч туплавы, ныгуы буладыр бу халәт.) Ә якын кешесе кабат еракта калган. Дөресрәге, үз урынында калган.

Үзе булып калган. Үз-үзен югалтмаган.

Тик сүзләре генә югарыга үрмәләгән якын кешесенә барып җитмидер.

Көннәр узар. Җитәр бер көн. Күңелләр арасында тирән упкын булуы, бер-берсенең җылысын тою мөмкинлеге булмау гашыйкларны уйландырыр: Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән аларның үз-үзләренә кайтуы өчен, аңлашу өчен юллар ачылыр. Сөйгән ярлар бер-берсенең күзләренә яратып карар … һәм кабат янәшәдән атлар!

Якыннан сүзләр дә яхшырак ишетелә икән бит! Йөрәкләрнең җылысын да яхшырак сизеп була икән.

Үзең булып калырга, тормыш юлыннан янәшә атларга!

2025

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар