Һәр гаиләдә дә буыннан-буынга тапшырылып килә торган истәлекләр бар. Алар безгә әти-әниләребез һәм әби-бабаларыбызның тормыш юлын яхшырак күзалларга ярдәм итә. Минем өчен шундый кадерле ядкәрьләрнең берсе – әтиемнең 6 дистә ел элек язган мәкаләсе. Әлеге язма мине 1959 елның язына алып кайтты. Гади генә язылган булса да, әлеге юллар бик күп истәлекләр уята. Нинди уй-хисләр, максатлар белән яшәгән соң ул чор кешеләре?
“Мәктәпләр тормышында 1958—59 уку елы балаларга политехник белем бирү, балаларны хезмәткә дөрес караш рухында тәрбияләү өлкәсендә шактый зур адым ясалуы белән характерлы.
Бу безнең мәктәп тормы¬шында да ачык күренә. Быел безнең мәктәп коллективы бу мәсьәлә буенча көрәшне уку елының башыннан ук җитди рәвештә башлап җибәрде. Балаларның ата-аналары арасында партиянең халык мәгарифен бүгенге тормыш таләпләре югарылыгына күтәрү турындагы күрсәтмәләрен киң рәвештә аңлату эшләре алып барылды. Бу, билгеле, эштә зур уңайлылык тудырды.
Безнең Бәркәтә җидееллык мәктәбендә политехник укытуны тормышка ашыру һәм укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү өлкәсендә кайбер тәҗрибәләр тупланды. Укучылар узган ел мәктәп яны тәҗрибә участогында безнең шартларда да кукурузның һәр гектарыннан 350 центнер яшел масса һәм 27 центнер бөртек уңышы үстереп алырга мөмкинлек булуын үзләренең практик хезмәтләрендә күреп ышандылар. Быел алар тагын да мул уңыш алу өчен көрәшәләр. Хәзер мәктәп яны тәҗрибә участогында кызу эш кайный. Анда барлык төр агачларның төпләрен йомшарту һәм чүп үләннәреннән чистарту, яшелчә өчен парник хәзерләү, агротехника чараларын тулысынча үткәрү һәм бөртекле культураларны чәчү эшләре төгәлләнеп килә.
Мәктәпнең куянчылык фермасы үсә. Хәзер аларның саны 4 баштан 12 башка җитте. Куяннанарны тәрбияләү һәм алар өчен читлекләр, вольерлар ясауны бөтенесен дә укучылар үзләре башкаралар. Быел 50-55 кешедән торган укучылар бригадасы колхозның шикәр чөгендерен игүдә эшләячәк.
Киләсе уку елында безнең мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртеп корылачак. Бу чакта инде физик хезмәт балаларны тәрбияләүдә тагын да зуррак урын алачак.”
(Әхтәм Закиров, “Ленин юлында” газетасы, 1959 нчы ел 10 нчы май)
Язманы укыганнан соң ул чор яшьләренең тырыш, хезмәт сөючән, үрнәк булып яшәргә омтылганннары, аларның тормышы бүгенге көннән күпкә аерылуы күренә. Шундый ачышлардан соң сандыклардагы хәзинәләребезнең бик кадерле икәнен тагын бер кат аңлыйсың.