Бәхетне һәр кеше үзенчә күрә, әлеге төшенчәгә һәркем үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.
Минем өчен иң бәхетле көн – үз-үземне ишетергә өйрәнгән һәм бәхетнең еракта түгел, ә нәкъ менә бүгенге көндә, минем янәшәмдә булуын аңлаган көнем. Шуңа күрә дә минем өчен иң бәхетле көн – нәкъ менә бүгенге көн.
Бүгенге көнгә кадәрге тормышымда искә алырлык уңышлар, матур очрашулар, якты мизгелләрем булган икән, бу да – минем өчен зур бәхет. Ә алар, Аллага шөкер, тормышымда бик күп.
Киләчәккә матур хыялларым һәм максатларым булу, аларны тормышка ашырырга теләгем булу да бәхет.
Кешеләр белән елмаеп аралашу, аңлашып эшләү, үзара ярдәмләшү һәм гаиләңдә бер-береңә күңел җылылыгын бүләк итеп яшәү – шулай ук зур бәхет.
Булган тормышыңнан канәгать булып яши алу, боларның барысы өчен дә күңелеңдә рәхмәт хисләре булу да бәхет дип уйлыйм.
Бәхетле булу, беренче карашка, җиңел түгел кебек. Ә чынлыкта исә бәхет төшенчәсе бик тә гади, минемчә.