“Уйларга сәләтле булсаң, кешеләргә әйтер сүзең һәрвакыт булачак”
(Лена Шагыйрьҗан)
Журналист ул һөнәр генә түгел, ул – тормыш рәвеше. Бу өлкәдә беренче адымнарны ясаган чорда тәҗрибәле журналистлардан әлеге сүзләрне еш ишетергә туры килде. Хәзер инде әлеге сүзләрнең дөреслегенә үз тәҗрибәмдә дә ышандым.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң мин мәктәптә эшли башладым. Бөгелмәдә яңа телевидение ачылгач исә, үземне бу өлкәдә сынап карарга булдым. Яшьтән үк шигырьләр укырга яраттым, кайвакытта үзем дә яза идем. Холкым белән күзәтүчән һәм эзләнүчән булгангадыр инде, яңалыклар хезмәтендә эшләү беренче көннәрдән үк күңелемә ятты. Тормыш юлларының нәкъ менә шул юнәлештә китүенә, шул чорда юлымда очраган һәм миңа үрнәк булып торган акыллы, эрудицияле һәм төпле журналистларга мин бик рәхмәтле. Телевизион журналистика – ул үзе бер сихри дөнья һәм чын тормыш мәктәбе. Бер-береңне һәрвакыт тыңлап эшләргә, килеп чыккан төрле хәлләрне тиз җайларга һәм үз өстеңә зур җаваплылык алып эшләргә өйрәнәсегез килә икән, нәкь менә яңалыклар хезмәтендә эшләргә кирәк дип уйлыйм мин.