Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Матурлыкның күзгә күренеп торганы түгел, күзеңне ачканы кадерле.

 

Шәриф Хөсәенов

Белем җәүһәрләре

«Белем җәүһәрләре – 2023» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе:

“Якты яз” сайты https://yaktiyaz.ru/  “Мәгариф, фән һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр шәхси интернет-проект” номинациясендә  ЛАУРЕАТ

~ ~ ~    ~ ~ ~    ~ ~ ~    ~ ~ ~ 

«Белем җәүһәрләре – 2022» XIII Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе:

“Якты яз” сайты  https://yaktiyaz.ru/  “Мәгариф, фән һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр шәхси интернет-проект” номинациясендә  ЛАУРЕАТ

~ ~ ~    ~ ~ ~    ~ ~ ~    ~ ~ ~ 

“Белем җәүһәрләре” гимны

Татарстан – гүзәл туган ягым,

Татар теле – туган телебез.

Интернетта яңа сайтлар төзеп

Илнең, телнең данын сөйлибез.

Кушымта:

Без – җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,

Иң файдалы сайтлар хуҗасы.

Син дә кушыл, бергә-бергә төзик

Интернетта татар дөньясын!

Туган телем яңа үрләр яулый:

Мәдәният, тарих, мәгариф.

Алтын кебек кыйммәт безнең өчен

Туган телдә язган һәр хәреф.

Кушымта:

Без – җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,

Иң файдалы сайтлар хуҗасы.

Син дә кушыл, бергә ныгытыйк без

Интернетта татар дөньясын!

Без яулыйсы үрләр алда әле –

Җәүһәрләрнең булыйк җәүһәре.

Һәр татарга якты маяк булсын

Интернетның асыл гәүһәре.

Кушымта:

Без – җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,

Иң файдалы сайтлар хуҗасы.

Син дә кушыл, бергә танытыйк без

Интернетта татар дөньясын!

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар