Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

 

Равил Фәйзуллин

Бәхетле булыгыз!

Бәхет төшенчәсе һәркем өчен төрле буладыр, һәр кеше аны үзенчә күз алдына китерә.  Шулай булса да әлеге темага тормышта формалашкан бертөрле күзаллау бар. Шул фикерләрне исәпкә алсак, күңел үз урынында һәм тыныч булсын өчен, күпчелек вакытта кеше түбәндәге максатларга омтыла:

 

– рух ныклыгы һәм сәламәтлеге,

– тән сәламәтлеге һәм энергия җитәрлек булу,

– яраткан кешене табып, аңлашып яшәү,

– яраткан эштә эшләү,

– шәхесне үстерү, үсештә булу,

– гаилә бөтенлеге, туганлык җепләрен саклау, балалар тәрбияләү,

– тормышны, табигатьне ярату

 

Ә хәзер бераз хыяллар дөньясына күчеп алыйк.

Күз алдыгызга матур гына бер өйне китерегез. Һәм бу өй “бәхет өе” булсын. Алда санап кителгән юнәлешләрне (сфераларны) өйнең диварлары итеп күз алдына китерик. Тормышны шундый образлар белән күзаллаганда һәр стенаның да (һәр юнәлешнең дә) нинди зур әһәмияткә ия булуын күрергә була. Әгәр бер як дивар ишелә башласа, “бәхет өе” дә бөтен була алмый, күңел дә үз урынында булмас. Өйгә җилләр үтеп керә, аның җылысын саклау күпкә авырлаша. Мәсәлән, сәламәтлек белән проблема килеп чыкты ди, бер як стена, димәк, бөтен түгел. Һәм мондый вакытта башка өлкәләрне читтә калдырып, кеше бөтен игътибарны сәламәтлекне ныгытуга, аны саклауга юнәлтә. Гаиләдә мөнәсәбәтләр начар булса да шулай ук: бар булган энергия шул мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлергә мөмкин.

Шуңа да барлык өлкәләрдә дә баланс саклап яшәргә омтылу өчен, ә проблема килеп чыкканда исә аны вакытында күреп алып, шул өлкәгә күбрәк игьтибар бирү өчен кеше зирәк, игътибарлы булырга тиеш. Тормышның бар өлкәләрен дә тәртиптә тоту өчен, балансны саклап яшәү өчен кешенең шулай ук рухи яктан нык булуы, җаваплылык хисе булу да кирәк, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, әлеге юл җиңелләрдән түгел: үзаң булу, акылны эшкә җигү, үз тормышыңа һәрдаим күзәтүчән карашта булу сорала.

2024

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар