Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Дөньяда язны күрер өчен генә дә яшәргә ярый.

 

Мөхәммәт Мәһдиев

Кечкенә адымнар белән зур максатларга таба!

Китаплар…
Кемнәр генә алардан рухи ләззәт алмаган да, кайсы бөек шагыйрь, даһи философ аларга дан җырламаган!

(Миркасыйм Госманов)

Иң беренче әдәби марафон узганнан соң 2019 елда менә шундый сүзләр язып куйганмын:

“Әдәби марафонның 21 көне якты хатирәләр калдырып сизелмичә дә узып китте. Ничектер бик тиз узып китә ул 21 көн… Бу матур проектка үземнән өлеш кертә алуыма мин бик шат!”

Бүгенге көндә инде 21 көн турында гына түгел, ә бөтенләй башка саннарга нигезләнеп, түбәндәгечә язарга була:

“6 ел дәвамында узган әдәби марафоннар күңелдә якты эзләр калдырып узып та киткән… Бигрәк тиз узып киткән алар. Шул еллар эчендә Дөньякүләм әдәби марафон проекты үсешенә өлеш кертүемә мин бик шат!”

Әлеге проектта катнашкан алты ел эчендә күпсанлы кызыклы шәхесләр, алдынгы карашлы кешеләр белән танышырга туры килде. Алар арасында искиткеч матур гөлләр үстерүчеләр дә, кешеләрдә китапка мәхәббәт тәрбияләүче китапханәчеләр дә, хәзерге заман әдәбиятын баетып әдәби әсәрләр язучылар да, үз эшен яратып һәм җаваплы башкарган медицина хезмәткәрләре дә, Татарстаннан читтә яшәп, татар телен саклауга зур өлеш керткән шәхесләр дә бар.

Дөньякүләм әдәби марафонның җиңүчеләрен бүләкләү тантаналары төрле елларда Пирамида күңел ачу үзәгендә, Спорт академиясе бинасында, Кәрим Тинчурин театры бинасында узды, Арча, Апас, Саба районнарында исә әдәби сабантуй буларак үткәрелде. Әлеге бәйрәмнәрдә җылы аралашу мизгелләре һәр әдәби марафончының күңелендә матур истәлек булып сакланадыр!

Кечкенәдән безгә таныш, яратып укылган китапларның авторларын якыннан күрү, язучыларыбызның киңәшләрен ишетү мөмкинлеге дә бит әле бу очрашулар!

Әдәби марафон тагын шул ягы белән дә файдалы, анда катнашучыларның һәрберсе тормышта яхшы якка үзгәрешләрнең кечкенә адымнардан башлануын аңлый, аның нәтиҗәсен үз тормышларында күрә башлый.

Китап укуның (бигрәк тә үз туган телеңдә уку!) шулай ук сәламәтлек өчен дә файдалы булуын әйтеп узарга кирәк! Кулга тотып китап уку белемне генә арттырып калмый, ә баш миенең яхшырак эшләвенә дә ярдәм итә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, китап битләрен ачкан вакытта баш миенең мәгълүматны кабул итә торган бүлекләре активлаша, укучының хәтере һәм игътибары күпкә арта. Димәк, кеше материалны күпкә яхшырак аңлый башлый. Китап укырга яратучылар үзләрен баш миенең картаюна бәйле чирләрдән дә саклап кала ала.

сентябрь, 2025 ел

🍃☘️🌿

“Китаплар…
Кемнәр генә алардан рухи ләззәт алмаган да, кайсы бөек шагыйрь, даһи философ аларга дан җырламаган! ”
~ ~ ~
“Әйе, кеше чын мәгънәсендә Кешегә әверелеп, цивилизацияләр тудыра башлаганнан бирле Китап-Язу аның аерылгысыз юлдашы. Ничәмә-ничә гасырлардан бирле ул, дәртләргә дәрман, күңел сырхауларына шифа булып, зиһеннәрне сугара-сугара, акылларны “ашлап” килә. Үзе дә бит ул Кеше акылының җимеше. Ул адәм балаларының берсен икенчесенә куша; халыклар белән халыкларны таныштыра, буыннар белән буыннарны кавыштыра. Хәтта, бер бөек чор белән икенчесе арасында олы “күпер” салып, Кешелек тарихының өзелмичә күчә баруын тәэмин итә.”
~ ~ ~
“Китап һич тә онытылганны – хәрәкәтсез ятканны яратмый. Аны кулга алырга, актарырга, битләрен сыйпарга кирәк. Ул чәчәк кебек: “иркәләгәнне”, “назлаганны”, ягъни укыганны ярата.”
~ ~ ~
“… һәр кулъязма безнең белемебезгә бер яңалык өсти. Арада яңалыкны көлтәләп бирә торганнары да шактый; кайберләре исә бөтенләй “яңа дөнья” ачып җибәргәндәй итә. Шундый китаплар белән очрашуың үзе бер байлык, үзе зур бәхет – җан рәхәте!”

Миркасыйм Госманов. “Каурый каләм эзеннән” китабыннан өзекләр

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар