Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Кешенең үз җаны җырласа гына, бүтәннәр җырын ишетә.

 

Туфан Миңнуллин

Сәлам бирү тәртибе

Сәлам бирү тәртибе түбәндәгеләр:

* аякка басып торган яисә йөргән кеше утырган кешегә сәлам бирер;

* аз кеше күп кешегә сәлам бирер. Мәсәлән, урамда бердән артык кеше белән очрашсак, без алардан элек сәлам бирергә тиешбез;

* яшьләр картларга сәлам бирерләр, шулай ук картлар да яшьләрне сәламгә күндерер өчен яшьләргә беренче булып сәлам бирерләр;

* ике кеше урамда очрашканда беренче булып сәлам бирүче өстенлек белән кабул ителер;

* байлыгы, малы вә нигъмәте күп булган кеше элек сәлам бирер.

Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан, “Дом печати” нәшрияты, 2001 ел/

(Китап Ризаэддин Фәхреддин, Госман Исхакый, Габдрахман Кая әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән)

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар