Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Ләйсән булып ява алу кирәк,
Кеше матурлыгын күрергә.

 

Илсөяр Иксанова

Якты язлар көтсен алда

Быел язлар башка төрле килə:

Бөрелəр дə ятим уяна.

Башка төрле язгы халəтем дə:

Яз башыннан бирле уйланам…

~ ~ ~

Дөнья мəйданында көрəш купты!

Яшибез без көн дə тыелып.

Урамнарда җəяүлелəр сирəк,

Узар микəн язлар боегып!?

~ ~ ~

Якты язлар көтсə иде алда

Йөрəк пəрам — газиз баламны!

“Мондый язлар бирмə, Аллам”, — диеп

Яңартам мин кабат догамны…

2020 ел

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар