Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Дөньяда язны күрер өчен генә дә яшәргә ярый.

 

Мөхәммәт Мәһдиев

Туган җир моңнары

(Эссе)

Равил Фәхретдинов

Туган җир ул — иң әүвәл туган туфрак, газиз ата-ана, син дөньяга килгән авыл, аның гөрләп үскән иген басулары, шау чәчәкле болыннары, серле кара урманнары, тау астында челтерәп аккан чишмәләре, суларында колач салып йөзгән елга-күлләре, моңсу таллар әйләндереп алган тегермән буалары, айлы төндә ат саклаганда сөйләгән тылсымлы әкиятләре, кояш нуры белән тулы зәңгәр күге, күңелләргә дәрт өстәүче иртәнге тугайлары, моңсызларга моң бирүче кичке сандугачлары, чиләкләп койган җылы җәйге яңгырлары, колак яфракларын өшетерлек кышкы салкыннары, күз ачкысыз бураннары. Ул — авылның күпне күргән әби-бабайлары, дөнья җимертеп эшләп йөрүче агайлары, апайлары, яшь егетләре һәм кызлары, ул аның нарасый балалары. Ул — тирә-якны шау китергән җәйге Сабан туйлары. Ул — тальян гармуннарының үзәк өзгеч моңнары…


Безнең агай-знедә җыр-музыкага мәхәббәт әлеге шул тальян моңнарыннан, җанга якын авыл көйләреннән башлангандыр. Нинди генә авыл көйләре булмаган һәм юк бездә, санап очына чыга алмассың! Безнең күңелләргә балачактан кереп урнашкан, һәрвакыт туган-үскән җирләребезне искә төшереп һәм шунда чакырып торучы җанга якын, газиз авыл көйләре…
Борын-борыннан җыен һәм Сабан туйларында, аулак өй һәм мәҗлесләрдә, бәхет эзләп чит җирләргә һәм солдатка чыгып киткәндә, туган илләргә кайтып кергәндә җырланган моңлы да, дәртле дә авыл көйләре. Шул авыл көйләрен җырлап печәнгә төшкәннәр, тула сукканнар, каз өмәләре үткәргәннәр, кыз биргәннәр, килен төшергәннәр. Кайчан гына, кайда гына җырланмаган да һәм хәзер дә кайда гына җырланмый ул авыл көйләре! Менә кичке айлы төндә авылның бер башында кемдер тальянын сузып җибәрә, аңа кушылып җыр башлыйлар, урамны иңләп узалар. Йоклый алмый яткан һәм йокыларыннан уянган әби-бабайлар, апа-җиңгиләр яшьлекләрен искә төшереп, бер моңаеп алалар, күз читләрен сөртеп куялар. Сөйгән ярлар исә, булачак кавышу хыялына чумып, әкрен генә талгын йокыга талалар. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай…

1972 


  Чыганак: http://adiplar.belem.ru/fahretdinov.htm

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар