Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Кешенең үз җаны җырласа гына, бүтәннәр җырын ишетә.

 

Туфан Миңнуллин

Асылыбызга кайту

Еракта әле без…

Үз-үзебездән бик еракта…

Көндәлек тормышка гадәтләнеп, күнегелгән бер тәртиптә яши бирәбез. Бар нәрсәнең дә җисеменә караганда исеме мөһимрәк.

Үзебезне өстен куймыйча ихлас аралашып, күңел түреннән чыккан якты хисләребез белән юлыбызда очраган һәр кешегә дә кадер-хөрмәт күрсәтеп яши алырбызмы киләчәктә?

Соңга калмасак кына ярар иде…

Иң бәхетле чагыгызны исегезгә төшерегез әле!..

Бернәрсә дә сезнең ихлас хисләрегезне күмеп китә алмаган көннәрегездә йөзегездә балкыган елмаю тирә-яктагы бар дөньяны яктырта иде бит! Бар эшләр җайлы бара, юллар ачыла. Бигрәк тә яшьлек елларына хас халәт бу!

Ә еллар узгач, инде үзебезне төрле өлкәләрдә билгеле бер кысаларга кертеп яши башлагач, тормышыбызда ул яктылыкның әкренләп кимегәнен сизмичә дә калабыз…

Нигә яшь вакытта бер-берсе белән бөтен яңалыкларын бертуктаусыз уртаклашып яшәгән кешеләр, еллар узгач, үзара аралашудан туктый?  Юк-бардан да яңгыратып көләргә сәләтле яшь кызлар исә яши-яши тыелып кына көлә башлый, ә күзләренә моңсулык иңә?

Дөнья мәшәкатьләре, борчулары аркасында ихлас хисләребезнең югалуына юл куябыз да, аннары гомер буе яшьлек елларын, шатлык тулы мизгелләрне сагынып яшибез. Ә баксаң, барысы да үзебездән тора икән бит!!!

Бераз тын калып күңелебезне генә тыңларга кирәк.

Бары тик үзебездән ераклашмаска кирәк.

Бернигә дә карамастан, үзебез булып калырга гына кирәк…

Бәлки дөньядагы бар хәвеф-хәтәрне туктатуның да сере нәкъ менә шундадыр? Кешенең, кешелекнең үз-үзен югалтмавында. Югалтканнарның исә аны кабат табуында…

Асылыбызга кайтуда түгелме бар хикмәт?

октябрь, 2022 ел

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар