Бер генә уй да эзсез узмый… Яхшымы ул уйлар? Әллә, уйларга теләмәсәк тә, күңелгә кергән борчулы уйлармы алар?… Берсе дә эзсез узмас: алар я үстерә, я сиздерми генә түбәнгә алып төшә. (Әлеге үзгәрешләр тиз булмаска да мөмкин: ясаган адымнар бик кечкенә бит алар, шуңа да үзгәрешләрне бөтенләй сизмибез дә.)
Дөнья мәшәкатьләре күп булу сәбәпле, юлларның түбәнгә яки үсешкә алып барганын уйлап торырга җай табыламы соң? Тормышның бер көнендә исә, мизгелне капыл туктатып, уйга калабыз. Үзебез уйланмасак, безне туктатырга сәбәпләре килеп чыга. Ул сәбәпләрне күреп алып, нәтиҗә ясый белергә генә кирәк…
Кай урында ялгышлык китте соң? Кайсы юлдан дөрес китмәдек? Нигә күңелнең тынычлыгы югалды?
Узган тормышта сайлаган юллар, уйлар бик тә, бик тә күп иде шул… Шул исәптән, төптән уйлап хәл итмәгәннәре дә…. Тормышның янәшәдән узып баруын тою бер көнне айнытып җибәрә… Нәкъ менә шул вакытта инде тормышта яхшы якка үзгәрешләр башлана да. Үзебезгә юлны табуда иң беренче адым ясалды дигән сүз бу! Бу халәткә юллар дистә еллар буена дәвам иткән икән, “бу хәлдән чыгу юлын тиз генә табам” дип өметләнүдән файда юк.
Үз-үзебезгә кайту тиз түгел шул. Бу хәлгә китергән адымнар ничәү булса, барысын да җайлар өчен дә шулкадәр зур көч түгәргә кирәк булыр. Рухны ныгытырга, эзләргә, эзләнергә, укырга, егылсаң – янә торып алга барырга, ихтыярны ныгытып, якты уйлар белән яшәргә, килгән һәр сынаудан нәтиҗә ясап, төрле вакыйгалардан сабак алып, бернигә дә карамыйча алга атларга… Ләкин иң мөһиме – туктамаска, иң мөһиме – дөрес юлдан барудан туктамаска.
Тормыштагы могҗизалар артканнан-арта бара икән, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен һәрдаим сизеп яши башлыйбыз икән, димәк, бу – дөрес юл. Килеп җитәр шундый бер көн, бәхетле халәт гадәти яшәешкә әйләнер. Ул вакытта бу хисләрне татыр өчен беркемнең дә мактавы да, хуплап торуы да кирәк булмас. Канатларны үстерүче дә, ныгытучы дә, йөрәкне пакьләүче һәм сафландыручы да – дөрес юнәлештә ясалган адымнар. Әлеге бәхетле мизгелләр – Аллаһы Тәгаләнең бүләге.