Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате.

 

Гариф Ахунов

Уйлар һәм юллар…

Уйлар һәм юллар

Бер генә уй да эзсез узмый… Яхшымы ул уйларың? Әллә, син уйларга теләмәсәң дә, күңелеңә кергән борчулы уйлармы алар?… Берсе дә эзсез узмас синең өчен. Алар сине я үстерә, я сиздерми генә түбәнгә алып төшә. Тиз булмас ул әлеге үзгәрешләр: синең ясаган адымнарың бик тә кечкенә булырга мөмкин. Син үзгәрешне сизмәссең дә. Дөнья мәшәкатьләре күп булу сәбәпле,  юлларыңның түбәнгә яки үсешкә алып барганын уйлап торырга җаең да булмас синең.  Тормышыңның бер көнендә исә, мизгелне капыл туктатып, уйга калырсың. Үзең уйланмасаң, сине туктатырга башка сәбәпләр килеп чыгар. (Бигрәк тә соңгы елда аңладык тормышның бик ышанычсыз икәнен!) Ул сәбәпләрне күреп алып, нәтиҗә ясый белергә генә кирәк…

Кай урында ялгышлык китте соң? Кайсы юлдан дөрес китмәдең? Нигә  күңелеңнең тынычлыгы югалды? Узган тормышыңда сайлаган юлларың, уйларың бик тә, бик тә күп иде шул… Шул исәптән, төптән уйлап хәл итмәгәннәре дә…. Үз тормышыңның янәшәдән узып баруын тою сине бер көнне айнытып җибәрде… Нәкъ менә шул вакыттан инде синең тормышыңда яхшы якка үзгәрешләр башланыр да. Син үз-үзеңә юлны табуда иң беренче адымны ясадың дигән сүз. Бу халәтеңә юлың дистә еллар буена дәвам иткән икән, бу хәлдән чыгу юлын тиз генә табам дип өметләнмә. Үз-үзеңә кайту бер дә тиз булмас шул. Сине бу хәлгә китергән адымнарың ничәү булса, барысын да җайлар өчен дә шулкадәр зур көч түгәргә кирәк булыр. Үзеңнең рухыңны ныгытырга, эзләргә, эзләнергә, укырга, егылсаң – янә торып алга барырга, ихтыярыңны ныгытып, якты уйлар белән яшәргә, килгән һәр сынаудан нәтиҗә ясап, төрле вакыйгалардан сабак алып, тырмаша-тырмаша алга атларга… Ләкин иң мөһиме – туктамаска, иң мөһиме – дөрес юлдан баруыңнан туктамаска.

Тормышыңдагы могҗизалар артканнан-арта бара икән, димәк, син – дөрес юлда. Килеп җитәр шундый бер көн, син бәхетнең җиденче күгендә йөзәрсең. Сиңа инде бу хисләрне татыр өчен беркемнең дә сине мактавы да, хуплап торуы да кирәк булмас. Синең канатларыңны үстерүче дә, ныгытучы дә, йөрәгеңне пакьләүче һәм сафландыручы да ул син. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән сиңа бу бәхетне татырга насыйп булган.  Димәк, син – бик тә бәхетле кеше!

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар