Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

 

Равил Фәйзуллин

Сүзләрнең илаһи көче

Тормыш сикәлтәләрен үткәндә сынаулардан арып,

үзеңнең зарыңны түгәргә була… 

Яки инде авырлыкларга башка яктан карап,

аларны җиңү юнәлешендә үз юлларың белән бүлешеп,

кешегә кечкенә генә булса да канатлар куярга була….

Соңгы берничә дистә елда кешеләрнең үзара аралашуында күпчелек очракта негатив хәбәрләр, каршылыклы сүзләр, зарлану өстенлек итә. Шуңа да кешеләр аралашканда, матбугатта, хәтта әдәби әсәрләрдә дә кызыксыну уяткан төп тема булып бәхетсез язмышлар, бәхетсез мәхәббәт тора дисәм, һич ялгыш булмас. Хәер, хәзер без ул чорны узып барабыз бугай, һәрхәлдә мин шулай дип уйлыйм – хәзерге тормышыбыз шул негатив уйларыбызның нәтиҗәсе булып торадыр кебек. Кешенең шомлы уйлары, куркулары: үзе һәм үз тормышы турында, якыннары, туган шәһәре һәм яшәгән иле турында борчылып уйлаган уйлары чынга ашадыр…

Кешенең сүзе, уе аның тормышына йогынты ясаганын галимнәр инде күп тапкыр раслаган. Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, уйлар күп вакытта кешенең үзеннән дә тормый, кеше билгеле бер ризык ашарга өйрәнгән кебек, тискәре йогынтылы сүзләр һәм халәткә ияләшеп китә, ә алар инде организмда негатив эмоцияләргә бәйле гормональ коктейль барлыкка китерә. Бәхетсез булып яшәргә өйрәнгән, зарланырга гадәтләнгән кеше өчен сәбәп тә табылып кына тора.

Бу юнәлештә фикерләремне яза башлагач, сүзләрен уйлап сөйләүче, сабыр әбиләремне искә төшердем. Үскәндә без аларның зарланганын ишетмәдек диярлек. Бүгенге тормышны һәм  әби-бабаларыбыз яшәгән чорны чагыштырсак, җир белән күк арасы…. Алар яшәгән чорда авырлыклар тагын да күбрәк булган, югыйсә! Зарларын һәм борчуларын Аллаһы Тәгалә белән бүлешеп, күңелләрен бушатып, сабырлык сорый иделәр алар. Күп сөйләшмиләр, ә сирәк кенә, ләкин кирәкле вакытта әйтелгән сүзләренә бик тирән мәгънә салынган булыр иде. Аларның яшәү рәвешендә хәзерге вакытта интернет челтәрендә киң таралган киңәшләрне табарга була дигән ачыш ясадым үзем өчен. Догалар укып тынычлангач, бары ресурслы (ял иткән) вакытта гына кеше белән аралашканнар түгелме соң әби-бабаларыбыз?

Кеше бит нәкъ менә бары ял иткән вакытта гына яңа мәгълүматны кабул итә ала, кәефе яхшы булганда гына бер-берсен ишетә, бер-берсен тыңлап сөйләшә ала. Әгәр инде күпчелек кеше шуны аңлап, бу халәттән чыгу юлларын эзли башласа, тормышыбызга үзгәрешләр кертергә һәм  әкрен генә алга таба барырга мөмкинлек булыр кебек. Кешедә бәхетле булу серләрен төшенергә теләк булса инде, тормышның алга таба үзгәрүенә өмет тә барлыкка килә.

Бүгенге көндә хаос өстенлек иткән күңелләребездә, дөньябызда тыныч халәтне саклап калыр өчен эчтән ныклык тәрбияләргә, уйларны, тормышны, үз-үзебезне тәртиптә тотып, баланста яшәргә өйрәнергә кирәк дип уйлыйм мин һәм шул очракта гына тирә-яктагы кешеләргә, якыннарыбызга ярдәм итәргә мөмкинлегебез булачак. Никадәр генә авыр чор булса да, якты фикерләр ярдәмендә генә тормышыбызда тынычлык урнаша алачак.

Гадәттә, яңача фикер йөретергә өйрәнер өчен, яңа юнәлештә беренче адымны ясар өчен бер үк мәгълүматны күп тапкырлар ишетергә, укырга туры килә, чөнки безнең башка кереп утырган карашларны үзгәртү бик авыр бирелә. Тик хәзерге вакытта укып кына да файда юк, күңелең кабул иткән киңәшләрне, озакка сузмыйча, үзеңдә сынап карарга һәм укыганны тормышта кулланып, көндәлек гадәткә кертергә кирәк.

Татар халкында “яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз − баш казыгы” дигән мәкаль бар. Чынлап та, энҗе-мәрҗән кебек татлы сүзләр кешегә көч өсти, күңелен күтәрә, ә яман, усал сүзләр явызлыкны арттыра. Элек-электән сүз кешене тәрбияләгән һәм иң авыр чакларда да халыкның терәге, сердәше, киңәшчесе булып торган. Хәзерге вакытта исә кешеләргә бер-берсен гаепли торган сүзләр түгел, ә киресенчә, күңелләрне юатырлык сүзләр кирәк! Кеше әйтелгән һәр сүзнең никадәр әһәмиятле икәнен аңласа иде!

Бүгенге көннең нинди булуына карамастан, рәхмәт әйтергә сәбәпләр табып, нык, батыр, горур, төпле булып, хаталарыбызны танып, үзебезне тыңлап яшәргә курыкмаган очракта гына безнең тормышыбызның яхшы якка үзгәрүенә өмет, хәтта әйтер идем, ышаныч бар…

Март, 2022

Фикерләр (2)

  • Гөлнур Фазыл кызы
    29.03.2022 19:48

    Сәлам Наилә. Бик дөрес фикер. Тагын борынгыдан :”(у)Рус улап, татар юрап китерер”-дигән бит әле

  • Һәр халыкта да төрлечә фикер йөреткән кешеләр бардыр диеп уйлыйм. Үз уйларыбызны уңай якка юнәлтеп яшәргә язсын.

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар