Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Матурлыкның күзгә күренеп торганы түгел, күзеңне ачканы кадерле.

 

Шәриф Хөсәенов

Бәлеш пешерү серләре

Өстәл арты этикеты

Өстәл түренә куелган тәмле бәлеш гаиләне дуслаштыра, берләштерә. Мөгаен, һәрбер кешенең дә әнисе пешергән, яраткан ризыгы бардыр. Минем әниемнең бәлеше авызда эреп, җанга рәхәт бирә торган. Әниемә карап мин дә бәлеш салырга өйрәндем. Дөресен әйткәндә, искиткеч тәмле килеп чыга. Әлеге рецепт белән бик рәхәтләнеп уртаклашам. Сез дә тәмле бәлеш салып сыйланыгыз, дусларым! 

Әзер бәлешнең авырлыгы 3 – 3,2 кг була. Гадәттә, 6-8 кешегә җитә. Беренчедән эчлек әзерлибез. 

1200 грамм бәрәңгене яхшылап юабыз, чистартабыз да вак шакмаклап турыйбыз. Тураганнан соң тирән савытка су һәм туралган бәрәңгене салабыз. 30 минут тирәсе суда тотабыз. Бу — бәрәңгенең крахмалын юып чыгару өчен кирәк. 

Бәлеш шулпалы, тәмле булсын өчен мин гадәттә өч төрле ит алам. Тавык боты – 300 грамм, сыер ите (майсыз өлеше) – 300 грамм, үрдәк ите (сөякле булса тагын да тәмлерәк) – 300 грамм. Итләрне яхшылап юабыз һәм шакмаклап турыйбыз. Үрдәк ите сөяктә булса, эре килеш калдырсак та була. 

Игътибар! Бәлешкә аерым тәмле тәм бирүче суган. Аны күп салырга кирәк, мин гадәттә барысын да үлчәп салам. Чистарткан суганны 300 грамм шакмаклап турыйбыз. 

Димәк, бәрәңгене 30 минут салкын суда тотканнар соң, суын яхшылап саркытабыз! Бәрәңге янына туралган итне, суганны, 24 грамм тоз, 5 грамм борыч салып яхшылап бутыйбыз. Яратучыларга эчлеккә әнис салырга була. 

Инде камыр ясарга да вакыт. Тирән табага 170 грамм җылымса су, 170 грамм сыек май, 1 йомырка, 8 грамм тоз салып яхшылап болгатабыз. Тоз эрегәннән соң 550 грамм иген онын савытка илибез.

Савытта барысын яхшылап бутыйбыз, бер масса барлыкка килү белән куна тактасында камыр басабыз (5-10 минут). Камырны 5-10 минут басу мәҗбүри. Ул тыгызлана, бербөтен структура барлыкка килә. Басканнан соң камыр өстенә савыт каплап, 10-15 минутка  калдырабыз.

Әзер камырны өлешләргә бүләбез: 700 грамм – аскы өлеш өчен, 150 грамм – өсте, 50 грамм – бөке. Беренче чиратта куна тактасында астын уклау белән җәябез. Түгәрәк бәлеш табасыннан 10-15 смга зуррак булырга тиеш. 

Табаның якынча диаметры 30 см, биеклеге 6-8 см. Биегрәк булса да куркыныч түгел, бик тәбәнәк кенә булмасын, чөнки бәлеш формасын саклап калырга кирәк. Табаны сыек май белән майлыйбыз. 

Киңәш: Таба кырыйларын чиста тукыма, сөлге яисә тастымал белән әйләндерәбез. Камырны салганда таба кырыйлары камырны кисмәсен өчен! 

Җәйгән камырны куна тактасыннан табага күчереп салабыз. Соңыннан эчлекне таба уртасына өябез, ите белән бәрәңгесен яхшы итеп аралаштырырга кирәк.

Игътибар! Эчлек сусыз булырга тиеш. Суы булса саркытыгыз һәм тозны тикшерегез. 

Димәк, эчлекне каплап камырны җыябыз. Өске өлешенә дигән камырны күзгә чама белән җәябез һәм бушлыкны каплап, аскы камырны өсте белән тоташтырабыз. 

Киңәш: Бу серне миңа Әнием әйтте. Уңган киленнәрнең бәлеше 33 бөрмәле  була. 

Бәлеш өстенең уртасында пычак яисә калак ярдәмендә тишек ясыйбыз һәм бәлешне алдан 200-220 С ка кадәр җылытылган  духовкага куябыз. 30 минуттан соң камыр катып китү белән, бәлешнең бөкесен ябабыз һәм духовканың температурасын 180-200 С кадәр киметәбез. 

Киңәш: Бәлеш 30-40 минут пешкәннән соң пульверизатор кулланып, өстенә су сибегез. Бәлешегез тигез кызарып пешәр. 

Бәлешнең йөзе килү белән фольга каплап пешереп бетерегез. Бәлеш гадәттә 1,5-2 сәгаттән әзер була. 

Киңәш: Бәлешнең бөкесен алып, бәрәңгене кабып карагыз. Бәрәңге пешкән булса, димәк ите дә әзер дигән сүз. 

Бәлеш әзер булганнан соң өстен акмай белән майлагыз һәм 10 минуттан соң якыннарыгызны өстәл янына чакырыгыз. 

Ә мин сезгә гаиләгез һәм туганнарыгыз белән бердәм булып яшәвегезне теләп калам!

Язманы Айгөл Исмәгыйлова әзерләде.

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар