Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Дөньяда язны күрер өчен генә дә яшәргә ярый.

 

Мөхәммәт Мәһдиев

Үз-үзеңне табу кирәк

Хәзерге вакытта тормышыбыз төрле яңалыкларга, кызыклы мәгълүматларга һәм файдалы белемнәргә бик бай. Соңгы елларда шәхсән минем үземә кеше тормышында беренче чиратта әһәмият бирелергә тиешле өстенлекле – приоритетлы өлкәләрне билгеләү турында күп укырга туры килде. Без эчке сиземләвебез белән тоеп, элек тә яшәвебезне шулай оештырганбыз анысы. Бу күренешнең исә үзенә бер төрле исеме дә бар икән, без белми дә идек.

Гаиләсенә җаны-тәне белән бирелеп, бар тормышын балаларына багышлаган, ә балалары әле кечкенә булган бик җаваплы хатын-кыз әлеге сүзләрне аңлап бетермәскә дә мөмкин. Чөнки күп еллар балалар һәм гаилә дөньясына чумып яши-яши, хатын-кыз үз-үзеннән бик күпкә ераклаша. Үз-үзен бөтенләй ишетми башлый. Бигрәк тә совет чорында тәрбия алган буын вәкилләренә кагыла бу сүзләр. Хатын-кыз, дөнья мәшәкатенә чумып, кайвакытта үзенең яшь вакытта яратып башкарган шөгыльләрен дә оныта башлый. Шул вакытта уйлап куясың инде, артык жаваплы булу ул файдалы сыйфатмы соң? Әллә инде кайвакытта кеше өчен зыянлы да буламы? Ризаэддин Фәхретдиннең “Тәрбияле ана” әсәрендә дә “Аналарның хезмәтләре иң авыр вә иң мәшәкатьле хезмәттер, аны язып бетерерлек, тел илә сөйләп бәян кыйлырлык түгелдер” диеп әйтелгән.

Тормышның билгеле бер этабында минем өчен дә гаилә иң беренче урында, ягъни приоритетлы өлкә булып торды. Шул күзлектән караганда, исәп-хисап системасында эшли башлау, читтән торып хезмәт күрсәтү –балалар үстерү, олы яшьтәге әниемне тәрбияләр өчен иң кулай эш иде. Барысы да җайлы кебек. Тик билгеле бер вакытка кадәр…

Соңгы биш елда иптәш кызымның миңа әйтә килгән киңәше бердәнбер көнне күзләремне ачып җибәргәндәй булды. Туган көнгә котлау җибәргәндә ел саен: “Гаиләң бик кадерле булса да, хатын-кызга үзе турында да онытырга ярамый. Үзеңне тыңлап яшәргә кирәк”, – дип теләк тели иде ул. Аның әлеге сүзләре мине бик уйландырды. Тик бу сүзләрне мин беренче әйтүдән үк ишетмәдем, ә бары тик берничә ел узганнан соң гына төптән аңладым. Һәм хәзер инде ышанып әйтә алам: хатын-кызның үз күңеле өчен дөньясын онытып башкара һәм бары тик үзенә генә ошый торган шөгыле булырга тиеш. Нәкъ менә шундый ял вакыты кешегә көч тупларга, сәламәтлекне сакларга һәм башка өлкәләрдә дә уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Яраткан шөгылемне искә төшереп, кулыма каләм алган көннәр – хәзер минем өчен иң истә кала торган сөенечле көннәр.

Ә әйләнә-тирәңдә вакытында кирәкле киңәшләрен бирә торган дусларың булу исә бик зур бәхет!

Апрель, 2022

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар