Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Дөньяда язны күрер өчен генә дә яшәргә ярый.

 

Мөхәммәт Мәһдиев

Бәхет якында гына…

Тормыш күзәтүләре

Әйтерсең лә яшь вакытта Аллаһы Тәгалә кешеләргә ихлас мизгелләр бүләк итеп, бәхетнең нинди икәнлеген аңларга мөмкинлек бирә. Тик әлеге халәтне гомернең ахырына кадәр саклау юлларын гына аңлатмый. Ул юлларны кеше үзе эзләп таба алса гына, яше күпме булуга карамастан, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ихлас мизгелләрдән  рәхәтлек табачак.

“Бәхет – гаилә тормышында, әти-әниләрнең исән-сау булуларында, тыныч тормышта яшәүдә, якыннарның безне аңлауларында” дигән фикер белән барыбыз да килешәбез. “Бәхетең үз кулыңда”, – диеп әйткәннәрен дә еш ишетәбез. Тик бу сүзләрне аңлау дәрәҗәсе һәркемнең дә төрлечә була. Тормышындагы билгеле бер вакыйгаларга кадәр…

*****

Соңгы елларда шуны тәгаен аңладым: кызганычка каршы, күп вакытта кеше ихлас бәхетне тормыш юлларында килеп чыккан каршылыкларны җиңеп кенә яулый. Бәхетнең янәшәдә генә икәнен күрер өчен, күңелең белән моңа ышаныр өчен күп юллар һәм сынаулар узарга кирәк була. Ә кайвакытта хәтта тормышның төбенә төшеп, кабат күтәрелергә дә мәҗбүр итә язмышыбыз. Бүгенге көн вакыйгалары безгә моны тагын бер кат ачык күрсәтә кебек…

*****

“Бәхет акчада түгел, ә сәламәтлектә” дигән фикергә дә бераз башкача карый башладым хәзер. Барыбыз да бәйрәмнәр вакытында бер-беребезгә: “Сәламәт булсаң, барысы да була”, – дип теләк телибез. Сәламәтлек һәм күңел халәтенең бер-берсенә нык тәэсир итүен соңгы еллардагы  медицина ачышларыннан да укып белергә була. Чынлап та, әгәр кешенең сәламәтлеге начар булса, яшәвенең сыйфаты да бөтенләй башкача бит – кешегә үз хыялларын һәм максатларын тормышка ашыру авырлаша, ә кайчакта, ни аяныч, бөтнеләй мөмкин дә булмый.

Икенче яктан караганда, әгәр кеше, үз хыялларын тормышка ашырып, күңеле кушкан юнәлештә гамәл кыла, хәрәкәт итә башлый икән – аның сәламәтлеге бермә-бер яхшыра. Ә үзен тыңламыйча, күңелеңдә йөрткән хыялын тормышка ашыруны кичектергән кешенең күңел халәтендә тынычсызлык туа. Димәк, киләчәктә аның сәламәтлеге бүгенгедән яхшырак булачак дип фаразлап булмый.

*****

Бәхеткә ирешү өчен шулай ук һәр атлаган адымыңның, әйтәсе сүзеңнең нәтиҗәсе ничек буласын уйлап, игътибарлы булырга өйрәнергә кирәк. Үз-үзеңне тиз генә таба алмаганда исә тормыш юлында бу эштә ярдәм итүчеләр очрап куя: киңәш бирүчеләр, эштәге каршылыклар, сәламәтлекнең бераз какшап китүе… Аларның кайберләре бәлки синең күңелеңә хуш килмәскә дә мөмкин. Шуңа да карамастан, алар – синең ярдәмчеләрең: үз юлыңа чыгарга ярдәм итүче юлдашларың, тормыш сабагы бирүче укытучыларың…

Кешенең үз юлын ачык белүе, күңелендә тынычлык урнаштыруы – сәламәт тормышка беренче адым. Шуңа күрә дә, кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртып, аны саклап яшисе килә икән, хыялларына һәм яраткан шөгыльләренә игътибарлы булырга тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, эшнең ниндиен генә алып карасаң да, тырышлык кирәк. Ләкин шунысы бәхәссез – үзең сайлаган һәм яратып башкарган хезмәт җанга рәхәтлек, бәхет хисе бирә. Балачактан тырышып эшләгән, бу якка игътибарлы булган  кешеләр үскәч тә тормышта туры юлларын, төпле урыннарын тиз табалар һәм үзләрен күпкә бәхетлерәк хис итәләр.

Март, 2022 ел

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар