Тормыш якты, зирәк, кызыксынучан һәм өлгер кешеләргә генә үзенең бар якларын – матурлыгын ача. Тик никадәр генә файдалы булмасын, төрле яклап әйләндереп алган күпсанлы мәгълүмат чыганаклары кешенең шактый гына энергиясен ала. Каядыр ашыгу, кабалану кебек дөнья чиренә исә негатив яңалыклар да өстәлде. Шуңа да бүгенге көндә кешегә үз тынычлыгын саклау җиңел бирелми.
Тормыш артыннан куып яшәгәндә, кеше үз сәламәтлеге турында онытмаска тиеш, чөнки сәламәтлек нерв системасының нинди халәттә булуы белән бик тыгыз бәйләнгән. Күңеле көр кешенең сәламәтлеге күпкә ныграк була. Матур булуның төп сере дә – сәламәтлек. Сәламәт, шат күңелле кеше һәрвакыт үзенә тартып тора.
Бүгенге тормышта гармонияле халәтне ничек саклап калырга соң? Төрле өлкәләргә караган күпсанлы киңәшләр артыннан ничек өлгерергә?
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
~ Ял өчен вакыт бүлә белгән кеше үз сәламәтлегенең ким дигәндә яртысын тәэмин итә, шуңа күрә дә эш белән ялны чиратлаштырырга, үз тормышыңда бар өлкәләрне дә баланста тотарга кирәк
~ Көндәлек гадәти тормыштан кызык табарга, һәр эшне дә зур канәгатьләнү хисе белән эшләргә.
~ Кәеф булмаган очракта күп итеп йөрергә, су керергә.
~ Күңел өчен иң яхшы дару – шулай ук ураза, догалар һәм намаз уку.
~ Табигать белән гармониядә яшәргә, табигать кочагында еш булырга тырышырга, саф һавада йөрергә кирәк.
~ Физик күнегүләр дә кешенең күңел халәтенең тотрыклы, сәламәтлекнең нык булуына ярдәм итә. 2500 ел элек үк инде Эллададагы биек кыяга: “Көчле булырга теләсәң – йөгер, матур булырга теләсәң – йөгер, акыллы булырга теләсәң – йөгер” дигән сүзләр чокып язылган булган.
Апрель, 2022