Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Ләйсән булып ява алу кирәк,
Кеше матурлыгын күрергә.

 

Илсөяр Иксанова

Матурлык дөньяны коткарыр

Күңел матурлыгы һәм тышкы матурлык. Идеаль гармония. Олыгая-олыгая бу матурлык кимеми, киресенчә, арта бара. Кайсы хатын-кыз бу турыда хыялланмас та, ак көнләшү белән көнләшмәс икән?!.. (Фирдәвес Хайруллина)

“Матурлык- дөньяны коткарыр !”- дип язган бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевский. Ә нәрсә соң ул матурлык?

Матурлык — ул бик тирән мәгънәне ала торган илаһи сүз.  Һәр кеше дә аны үзенчә аңлый. Кайбер кеше  матурлыкны табигатьтә күрә, сокланып сихри тере дөньяны күзәтә. Икенчеләребез өчен төп матурлык – күңел матурлыгы. Кемгәдер инде матурлык – ул беренче мәхәббәт, шул мизгелләргә бәйле хатирәләр.

Аллаһы Тәгалә бу дөньяны матур итеп яраткан. Аны күрә белергә генә кирәк. Бик серле бит ул матурлык! Безнең көндәлек тормышыбызда  икмәк ничек кирәк булса, матурлык та шулай ук кирәк.

Кулларыннан гөлләр тамган осталарыбызга рәхмәт! Алар ярдәмендә тирә-ягыбызда искиткеч чәчәкләр үсә, сокланырлык картиналар туа, үзәкләрне өзәрлек җырлар языла, сыйфатлы көнкүреш әйберләре җитештерелә.

Тормыш юлларыннан узганда матурлыкны күрер өчен иң мөһиме – бәхетле яки гашыйк булу: дөньяга, табигатькә, якын кешеңә. Күңелдәге матурлык ул кешенең йөзен нурлы итә. Матурлыкны тойган кеше беркайчан начар гамәлләр кылмый, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белә. Андый кеше сөйләшкәндә матур итеп сөйләшә, һәрвакыт елмая һәм беркайчан башкаларга дорфа итеп җавап кайтармый. Тик матурлык һәм гүзәллекне күрү сәләте генә бар кешедә дә бертөрле булмый. Кайвакытта кеше начарлыктан башка нәрсәне күрми башлый. Бозыклыкны, начарлыкны күреп, аны тирә-якка тарату исә беркемгә дә файда китерми. Шуңа күрә дә һәрвакыт тирә-ягыгыздагы матурлыкны күрегез. Шул вакытта Аллаһы тәгалә сезнең тирәгездә булган гүзәллекне тагын да арттырыр.

Апрель, 2022

Фикерләр (2)

  • Гүзәл
    11.12.2024 06:31

    Аллаһымның рәхмәте булсын Сезгә! Җан кинәндергеч сүзләр!..

  • Җылы сүзләрегез өчен үзегезгә дә рәхмәт!

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар