Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Матурлыкның күзгә күренеп торганы түгел, күзеңне ачканы кадерле.

 

Шәриф Хөсәенов

Иң татлы тел – туган тел

Иң татлы тел - туган тел

 

“Әгәр милләтеңне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.”

Туфан Миңнуллин

 

 

 

Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау – кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын. 

Фәнис Яруллин

 

Туган телдә сөйләшү күңелләрне иркәли… “Татар телендә аралашыйк, сөйләшик, язышыйк” дип аталган матур очрашуда фикер алышу нәкъ менә шул  турыда барды. Чараны оештыручы Гөлия Җамалиева фикере. (#әдәбимарафончы, #әдәбиәйдаман, лаеклы ялдагы мөгаллимә)

“Туган телләр елында бик күп төрле чаралар үткәрелә. 16 апрельдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә #әдәбимарафончылар белән ана телендә аралаштык, сөйләштек һәм язышырга да килештек. Чарабызның исеме дә “Татар телендә аралашыйк, сөйләшик, язышыйк” дип аталды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә үткән чарада “Туган як” клубы җитәкчесе Зәрия апа Хәбипова үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм төпле киңәшләрен бирде.

Очрашуга килгән #әдәбимарафончыларыбыз да фикерләрен җиткерделәр. Социаль челтәрләрдә татар телендә язып баручы, яңалыклар куючы яшьләребезне дә барлап, билгеләп китү мөмкинлеген булдырырга дигән тәкъдим дә булды. Татар телендә аралашучы яшьләрнең арта баруы да сөендерә. Китап укырга яратучылар да артсын һәм алар #әдәбимарафонда да катнашсыннар иде дигән теләгебез көчле. Тормышка ашсын берүк!

Әле шуның өстенә җырларыбызга да әһәмият бирергә кирәк һәм җырлап яшәргә язсын дигән теләкләр белән таралыштык. Катнашучыларга рәхмәт яусын.  Алда тагын күрешүләр насыйп булсын!”

 

~ ~ ~ ~ ~          ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~ 

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Габдулла Тукай

~ ~ ~ ~ ~          ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~ 

Ана теле

Һәркемгә дә иң газиз тел ана теле,
Янда гына сабый чакның раушан гөле
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,
Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Ана телем, сине өзелеп яратканга,
Очам дисәк безгә булдың канатлар да;
Дошман белән көрәшкәндә – үткен кылыч,
Балдай татлы — дуслар белән сайрашканда.

Күңелләрдән күңелләргә юл саласың,
Сусаганда эссе чүлдә су табасың;
Алышларда арысланга тиңдәш итеп,
Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.

Җырларның да иң татлысы синдә генә,
Уйларның да иң яктысы синдә генә.
Туган илнең, туган телнең матурлыгы
Якты илһам бирми икән кемгә генә!

Кайчагында адашкандай булам да мин,
Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен,
Туган телем балкыта да барыр юлны,
Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.

Гамил Афзал

~ ~ ~ ~ ~          ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~ 

Яхшы бел

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.

Бу телдә рух байлыгың
һәм йөрәк кайнарлыгың.
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын…

Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
һәм онытма үз телең!

Шәйхи Маннур

~ ~ ~ ~ ~          ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~ 

Туган телем 

Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.

“Балам!” – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Энҗе Мөэминова

~ ~ ~ ~ ~          ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~ 

Туган телем

Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,
Әткәм чөеп-чөеп әйткән,
Апам биеп-биеп әйткән
Матур сүзләр җанымдадыр!

Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,
Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,
Абзам сынап-сынап әйткән
Зирәк сүзләр адымдадыр!

Язда уйнап-уйнап үскән,
Җәйдә буйлап-буйлап үскән,
Көздә уйлап-уйлап үскән
Туган телем канымдадыр!

Телгә тимә – аңга тимә,
Телгә тимә – канга тимә,
Телгә тимә – намга тимә,
Телгә тимә – җанга тимә!

Шәүкәт Галиев

~ ~ ~ ~ ~          ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~ 

Туган тел

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә;
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем – бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәрнәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.

Хәсән Туфан

~ ~ ~ ~ ~          ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~ 

Туган телгә мәдхия

Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.
Җир астыннан тарих серен табыр телем…
Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.
Телне тешләп канатырлык сабыр телем…
Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.
Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.
Табындагы икмәгем күк телем-телем,
Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем…
Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.
Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.
Сине саклап калыр өчен күпме белем
кирәклеген аңладым мин, белдем бүген…
Әткәм-әнкәм мирасы син миңа күчкән.
Чишмә үзе сусаганда, сине эчкән…
Алдым сине, күчтең төбем-тамырыма,
Күчтең күзәнәкләремә, карыныма…
Кердең аңга, яттың җанга, сеңдең канга.
Һәр гөл белә үз исемен син кушканга…
Җиһандагы һәрбер җисем, һәрбер матдә,
Исемем бар, дип, гүя сиңа рәхмәт әйтә.
Әй син, телем, батыр телем, горур телем.
Җирдә йолдыз булып балкып торыр телем.
Халкым теле, хак телем син, йөрәк телем.
Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!

Лена Шагыйрьҗан 

~ ~ ~ ~ ~          ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~ 

Туган тел хакында

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” – дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң: “Әни!” – дип,
Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!” – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр.

Зөлфәт

~ ~ ~ ~ ~          ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~      ~ ~ ~ ~ ~ 

Татар кызы

Буыннардан килгән мирасын зур,

Бурычын зур дөнья күзендә.

Син – милләтнең асыл йөзек кашы,

Киләчәк – ул синең йөзеңдә.

 

Сакларсыңмы, акларсыңмы икән

Мирасын син бөек халыкның?

Өзелмәсме синдә татар рухы, –

Гасырлардан килгән якты моң?

 

Син – милләтнең асыл йөзек кашы,

Асыл икәнеңне онытма!

Туган телне, милли рухны тапшыр

Балаларга,

аннан – оныкка.

 

Бурычың зур – тарих әманәте, –

Киләчәккә алып барасы.

Язмышыбыз синең кулда хәзер,

Татар кызы, татар баласы!

Илсөяр Иксанова

Фикерләр (2)

  • Гөлия Замалеева
    26.05.2021 11:50

    Рәхмәт, Наилә! Бик яхшы сайт ясагансың. Безне дә игътибарга алгансың! Афәрин!

  • Рәхмәт, Гөлия апа!

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Кайтаваз
Якты уйлар
Файдалы ресурслар