Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Ләйсән булып ява алу кирәк,
Кеше матурлыгын күрергә.

 

Илсөяр Иксанова

Якты уйлар

Якты уйлар

*****

Ләйсән булып ява алу кирәк,

Кеше матурлыгын күрергә.

(Илсөяр Иксанова)

 

 

 

*****

Акылың адашса, йөрәгеңнән юл сора.

(Туфан Миңнуллин)

*****

Матурлыкның күзгә күренеп торганы түгел, күзеңне ачканы кадерле.

(ШәрифХөсәенов)

*****

Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате.

(Гариф Ахунов)

*****

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

(Шәүкәт Галиев)

*****

Халык күңеленә юл салу ансат эш түгел: саф вөҗдан, чын гаделлек, искиткеч зур тырышлык һәм батырлык сорый ул.

(Әмирхан  Еники)

*****

Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк.

 
(Кәрим Тинчурин)

*****

Илнең киләчәге матур, өметле булсын өчен, беренче нәүбәттә, хатын-кызчын-чынлап бәхетле булырга тиеш.

(Фоат  Галимуллин)

*****

Дөньялыкта тату һәм матур яшәүнең сере кызларның тыйнаклыгында һәм аларга булган хөрмәттә. Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык һәм мондый кызлар бөтен милләт, вә бөтен дөнья халкы өчен мактаныч булыр.

(Ризаэддин Фәхреддин)

*****

Тиздән яшеллеккә күмеп,
Яз килер Туган җиремә …

(Халисә Гәрәева)


*****

Бабалары телендә шигырь язучы кызларыбыз, егетләребез барында милләт яшәр әле, Аллаһы боерса. Шигырьләре аксаграк булса да, фикерләре, уйлары, ниятләре аксак булмасын.

(Туфан Миңнуллин)

*****

Күп еллар элек бер шәһәрдә бик дәрәҗәле акыл иясе яшәгән. Аңарга бик күп кеше киңәш сорарга килгән. Ул һәрберсенә дөрес киңәш бирә алган. Ләкин шәһәрдә бик көнчел кеше яшәгән. Көннәрдән бер көнне ул болынга килгән һәм күбәләк тотып алган. Шул вакытта башында бер уй туган: акыл иясенә барам да: “Минем кулымда нинди күбәләк – үлеме, әллә тереме?”- дигән сорау бирәм. Ул “үле”, дип әйтсә, учымны ачам да, күбәләк очып китәр, “тере”, дип әйтсә, учымны кысам һәм күбәләк үләр.” Барысын да уйлаганча эшләгән. Шәһәргә килгән дә, акыл иясеннән сораган: “Минем кулымда нинди күбәләк – үлеме әллә тереме?”

– Барысы да үз кулыңда! – дип җавап биргән акыл иясе.

*****

Ошбу дөньяга килгән адәм баласы үзеннән соң ни дә булса калдырырга тиештер. Шуның өчен яшәргә, шуның өчен тырышырга кирәктер.
Халыкка хезмәт итәм дигән сүз кирәгеннән артык яңгыравыклы. Тик ничаклы гына купшы тоелмасын ул сүзләр, яшәүнең төп мәгънәсе шулдыр. Ул корсагың өчен генә яшәү кеше дигән бөек исемнең дәрәҗәсен төшерә.

(Туфан Миңнуллин)

*****

Алтыннар, көмешләр, гәүһәрләр
Күзләрен яндырган кемнәрнең.
Мин исә хәтергә энҗе итеп,
Тезәмен бәхетле көннәрем.

(Равил Фәйзуллин)

*****

Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез.

(Ризаэддин Фәхреддин)

*****

Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый. Елмаю – эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс булса, елмаюда җитмеш төс бар.

(Фәнис Яруллин)

*****

Дөньяда яшәргә hәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен hәм үз тарихы белән дус булсын.

(Ризаэддин Фәхреддин)

*****

Әгәр дә берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне үзең өйрәт.

(Каюм Насыйри)

*****

Кеше гомере учтагы ком кебек. Комны учка салсаң, әкрен-әкрен бармак араларыннан ага башлый, ә инде агуын туктатыйм дип, бармакларыңны кыса төшсәң, тагы да тизрәк ага башлый.

(Фәнис Яруллин)

*****

Йөрәккә ачкыч яратып булмый, Аны яратып кына ачып була.

(Шәүкәт Галиев)

*****

Дөньяда  ике могҗиза бар: берсе чишмә, икенчесе – әлифба.

(Гариф Ахунов)

*****

Әдип вә галимнәре булмаган кавем — бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган милләт — рухсыз.

(Ризаэддин Фәхреддин)

*****

Акылы белән йөрәген берләштерә алган кеше генә үзенчә тормыш кора   ала.

(Кәрим Тинчурин)

*****

Шагыйрьнең милли рухы, милли горурлыгы юк икән – аннан шагыйрь чыкмый. Ул бары тик шигырьче генә булып кала.

(Сибгать Хәким)

*****

 Тормышның авырлыгыннан чыннан да авыр тормышта яшәүчеләр бик сирәк зарлана.

(Туфан Миңнуллин)

*****

Акылы белән йөрәген берләштерә алган кеше генә үзенчә тормыш кора ала. 

(Кәрим Тинчурин)

*****

Бәрәкәтле       адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы.

Сүзләрнең       кыйммәтлесе — заман үтү белән онытылмый торганы. 

Кешеләрне       шатландыруың — үзеңне шатландыруыңдыр. 

(Ризаэддин Фәхреддин)

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Кайтаваз
Якты уйлар
Файдалы ресурслар