Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Ләйсән булып ява алу кирәк,
Кеше матурлыгын күрергә.

 

Илсөяр Иксанова

Яз турында шагыйрьләребез иҗатында











Урамда яз.

Якты. Җылы. Чытлык.

Челтер-челтер көлә… Йөгерә…

сикреп чыккан төсле

Үтеп булса шул Яз иленә! —

Яз күк чытыкланып көләр идең,

Сипкелләрдә Кояш уйнатып.

… Моңсуланып язга карап торам,

Яз песиен җанда уйнатып.

Илсөяр Иксанова 

 

Җир. Яңгыр. Яз.

 

Ак биләүдән чыкты инде,

Артта калды сабый чагы,

Күңеленә бар да сыя –

Шәрран ачык җир кочагы.

Тамчы-тамчы алка такты,

Киде нәфис яшел күлмәк.

Җанда ярсу омтылышлар –

Бу җанына нидер кирәк.

Йөзеп кенә килде берәү,

Килеп керде күңеленә –

Назлы хисе җир җанына

Әй түгелә, әй түгелә…

Болыт булып килде сөю,

Мәхәббәте ташып акты –

Бөтен хисен койды җанга.

… Ә җир иртән чәчәк атты.

Илсөяр Иксанова 

 

                 *****

 

Синcез язлар язмыни соң,

Синсез көзләр көзмени?

Чит-ятларга соклансак та,

Читләр безгә үзмени?

Йолдызларга кем сокланмый,

Кем карамый күкләргә?!

Таянырлык таллар кирәк

Хыялларга җитәргә.

Синсез көннәр аязмыни,

Синсез язлар язмыни?

Йөрәгемне бирдем сиңа, –

Йөрәк кенә азмыни?

Быелгы яз.

Офыкларның шундый якын чагы –

Кул сузымы ара.

Канатларың каерылган килеш

Син шул офыкларга җитеп кара!

Офыкларның шундый якын чагы.

Ара – кул сузымы гына.

Шуңа күрә икеләтә ачы

Бәгырьнең  сызуы…

Илсөяр Иксанова 

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    

 

Язгы җыр

 

Син язгы җыр кебек,

Ягымлы нур түгеп,

Ашкынып керәсең күңелгә.

Тормыш бит зилзилә,

Бер елый, бер көлә,

Сабыр бул, чайпылма, түгелмә.

Син ярсу ташкындай

Һәрвакыт ашкынма,

Иделдәй тирән бул, сабыр бул.

Йолдыздай атылма,

Бәллүрдәй ватылма,

Күңелдә мәңгегә калыр бул.

Ләйсән Кәшфи 

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~   

 

Яз килә!

 

Кышлый ул нәни бөреләрдә,

яшь көе яши күңелләрдә, —

яз иңә җирнең сулышына,

яз куна кояш чыгышына.

 

Адымы – йөрәк тибүендә.

Ягымы – кызлар көлүендә.

Яз килә! Хәбәрдар һәр аваз!

Яз көләч, тәрәзәң киңрәк ач!

 

Яз килә кошлар канатында,

яз –көләч дуслар карашында.

Ярсуым агым суларга хас.

Җилкенеп искән җилләрдә наз…

 

Алтын нурлар уйный — алтын таҗ.

Җирдә патша бүген якты яз!

Бозларны кузгатып, төннәрне кузгатып,

яз килә, яз!

 Саҗидә Сөләйманова 

 

Язгы җилдәй

 

Апрель җиле ярсына,

Сулар боздан арчыла.

Яз җилләре килеп какса,

Тәрәзәләр ачыла.

 

Тәрәзә юа кызый –

Кояш уйный битендә.

Күзен сирпеп бер караса,

Үтүләре читен лә.

 

Тәрәзәсе ялт иткән –

Кыз күңледәй саф икән.

Яз кояшы нурын сипкән,

таң җиле үбеп киткән.

 Саҗидә Сөләйманова 

 

Тормыш, исәнме!

 

Үлән булып җирдә үсәмме мин,

Балык булып суда йөзәмме?

Җилләр исә… Төш икән бу, дисәм,

Өн икәнсең, тормыш, исәнме!

 

Бу язда да, тагын бу язда да

Шомырт чәчәкләре иснәдем.

Чәчәк алып килде, кем бу, дисәм,

Син икәнсең, тормыш, исәнме!

 

Артта торсын юллар исәбе дә,

арта торсын еллар исәбе.

Сахраларга чыксаң, җырлап туймас

җыр икәнсең, тормыш, исәнме!

 

Гомер озын,  дисәм, рас булырмы,

Сиздерми дә узды, дисәмме?

Күп тә түгел гомер, аз да түгел,

бер икәнсең, тормыш, исәнме!

 Саҗидә Сөләйманова 

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

Кояш кәләше

Туташ

Котлы булсын бу яз!

Ике күзең — йолдыз,

Йөзең — кояш.

Дөнья сиңа гашыйк,

Әнә җилләре

Иркәләнеп куеныңа

Сыенган.

Кулыңдагы сирень гөлләре

Бәхетеңә гүя сөенгән…

Лепер-лепер килеп яфраклар

Синең белән генә серләшә.

Ахры, дөнья бөтен шатлыгын

Гашыйкларга гына өләшә…

Кызыгам, кызыгам,

Хәтта көнләшәм,

Бу яз сиңа шундый килешә.

Кояш таҗы балкый башыңда,

Әйтерсең син —

Кояш кәләше…

 Лена Шагыйрьҗан 

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

 

Юлларым

 

Яратам матур яз айларын,

Һавада тургай сайравын.

Кырларга чыксам, шатлыгым арта, —

Илтегез еракка,

юлларым,

юлларым.

Яратам яңа көн туганын,

Илемнең агым суларын.

Күңелем кош сыман

очардай була, —

Илтегез еракка,

юлларым,

юлларым.

Яратам хисләрнең кайнарын,

Дусларның туры булганын.

Авыр юл җиңел,

чын дустың булса, —

Илтегез еракка,

юлларым,

юлларым.

Әдип Маликов 

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

 

Язлар тагын җитәр

 

Салкын кышлар үтеп китәр лә ул!

(Үтмәделәрмени элгәре?)

Хуш исләрен бөркеп бу дөньяның

Үсмәделәрмени гөлләре?

 

Кышлар үтәр, язлар тагын җитәр,

Кырлар тагын гөлгә күмелер,

Шул язларны көтеп яши алу —

Шатлык түгелмени үзе бер?

 

Яз гөлләрен көтеп яшик әле,

Салкынлыгы кышның үтелде.

Зәй ярында тагын гөлләр үсәр,

Безнең яшьлектәге шикелле.

 Клара Булатова 

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

 

Исәнлектә күрешергә язсын

 

Исәнлектә күрешергә язсын –

Бу теләктә күпме өмет бар!

Исәнлектә күрешергә язсын,

Иртәгәсен явар юеш кар.

 

Исәнлектә күрешергә язсын,

Яз җилләре сезнең белән дә.

Кояш нурын кушып наз эчәрбез

Тузганактан алтын келәмдә.

 

Исәнлектә күрешергә язсын,

Ал чәчәкле җәйге мут алан.

Мин генәме синнән исергән дә,

Син генәме миннән ут алган?!

 

Исәнлектә күрешергә язсын,

Шагыйрь көзнең моңлы һавасы.

Ефәк җебе булып пәрәвезнең,

Их, бер синдә эленеп каласы!

 

Исәнлектә күрешергә язсын

Бу теләктә күпме өмет бар!

Исәнлектә күрешергә язсын,

Куллар биреп көлешергә язсын,

Еллар, айлар, көннәр, минутлар…

Сирень Якупова 

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

 

Тиздән яз җитәр төсле

 

Тышта көн бераз җылыткан,

Салкын җил дә юк көчле.

Күктәге кояш та бүген

Нәкъ язгы кояш төсле.

 

Күк йөзендәге болытлар

Язгы болытлар кебек.

Кошлар да сайрый башкача,

Язның киләсен белеп.

 

Борыннарга бәреп керә

Дымлы, салкын яз исе.

Әле көн салкын торса да,

тиздән яз җитәр төсле.

Раил Гатауллин 

 

Язгы каеннар

Юл буенда – ак каеннар,

Әле юк бөреләре.

Язгы кояш нурларыннан

Уянып килүләре.

 

Әллә үзләре теләми,

Әллә инде салкыннар?

Уянырга ашыкмыйлар

Кебек әле каеннар.

 

Теләмәс тә, уянсалар,

Ябырылыр кешеләр!

Каеннар да нәкъ яшисе

Килгән кеше төслеләр…

Раил Гатауллин 

 

Язгы таң иртәсендә

 

Болытлар килә агып ла,

Яңгырлар килә явып.

Табигатьтә яңгырдан соң

Килә инде уянып.

 

Язлар кайта әйләнеп лә,

Дөнья килә ямьләнеп.

Төн артыннан көннәр килә,

Бер-берсенә бәйләнеп.

 

Агачлар яфрак яра ла,

Бөтен дөнья яңара.

Салават күперен ясап,

Яңгырлар узып бара.

 

Бу язгы кояшлы көндә

Ничек рәхәт, тоямсың?!

Бәрәкәтле таңнар белән

Бу дөньялар уянсын!

Раил Гатауллин 

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

 

Мин язларга янә гашыйк булдым

 

Мин язларга янә гашыйк булдым,

Уй-хисләрем чыкты чамадан.

Күкне иңләп киек кошлар кайта,

Авазларын тыңлыйм һавадан.

 

Кар суының агышын да тыңлыйм,

Челтер-челтер бер көй көйли күк.

Күрче инде, елга итәгендә

Давыл чәчәкләре бигрәк күп.

 

Җете сары күлмәкләрен киеп,

Тезелгәннәр инеш читенә.

Сине кочыйм әле, дигән булып,

Миңа таба дулкын җилпенә.

 

Мин язларга тагын гашыйк булдым,

Томырылып күкне күзәтәм.

Кыш буена туңып торган бәгырь

Ачылды да китте кинәттән.

 

Ничек итеп сокланмаска мөмкин,

Сизгер күңелем хистән мөлдери.

Җил сарылган таулар итәгенә,

Су җемелди, ап-ак кар эри…

 Рузилә Садриева 

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

Җепшек көндә

 

Бүген иртән көн җепшеткән,

Кар явып үткән иде.

Без, малайлар, мондый көнне

Зарыгып көткән идек.

 

Йөгереп чыктык урамга,

Кар атышып уйнадык.

И уйнадык, и уйнадык,

Тик барыбер туймадык.

 

— Әйдә,— диде шунда кемдер,-

Кар бабай ясыйк бергә!

Вил чапты кишер алырга,

Нил йөгерде күмергә.

 

Ә дигәнче үсте бабай —

Үзебездән дә биек.

Эчкә сыймый шатлыгыбыз –

Киттек тирәли биеп.

 

Күмер күзләр янып тора,

Тап-таман чиләк бүрек.

Кар бабабыз җанл ы кебек,

Китеп бармасын берүк…

Җәүдәт Дәрзаман

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

 

Яз җыры

Ашкынулы йөрәк җырын җырлап,

Гөрләвекләр акты урамда.

Сагыну моңын сузып, күк юлыннан

Сайрар кошлар кайтты урманга.

Зифа каен яшел яфрак ярды,

Яфраклары шаулый җил белән.

Ул каршылый язны күтәренке

Һәм шатлыклы яңа җыр белән.

Күкне иңләп күксел болыт килде,

Аккорд бирде яшен һавада.

Арфа төсле яңгыр тамчылары

Сузылдылар кырга, далага.

Концерт бирә дәртле, шатлыклы яз,

Аны тыңлый бөдрә тирәкләр.

Гөлчәчәкләр, җирдән баш калкытып,

Һәм яз төсле ярсу йөрәкләр.

Муса Җәлил

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

 

Яз

Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән

Яз килә, яз килә.

Яз ишекләрдән керә,

Яз тәрәзәдән көлә,

Кар суында йөгерә,

Яшеллеккә төренә.

Яз ләйсән булып ява,

Яз күкри-тетри һава.

Яз кошлар белән кайта…

Язны һәркем ярата.

Нури Арслан

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

 

Язлар безне бигрәк сагындырган.

Язлар безне бигрәк сагындырган,

Яз кояшы гөрләвекләр җыйган,

Күңелләргә яз канатлар куйган,

Бу тормышны сөеп кемнәр туйган?!

Яшик, дуслар, мизгел кадерен белеп

Якыннарга игьтибарны биреп,

Сагышларны куеп торып читкә

Китсен алар бездән гомерлеккә.

Уйларыгыз булсын яз-чәчәктә,

Юлларыгыз булсын киләчәккә,

Яз гөлләре үскән кыяларда,

Яшәгез, сез, ходай биргән дөньяларда!

Сирина Җиһаншина

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

Яз исе

Түбә кыегында боз сөңгесе,

Тып-тып тама  җиргә тамчылар.

Һаваларда бүген яз исләре.

Кыш үзе дә  гүя яз сыман.

 

Тиздән гөрләп яз сулары агар,

Ләйсән яңгыр бирер шифасын

Никадәрле  тырышса да ак кар,

Язга урын бирми нишләсен?

 

Яз хакимлек иткән вакытларны,

Ни өчендер бигрәк яратам.

Яз  китерә күңелләргә шатлык,

Тирә-юньгә хуш ис тарата.

 

Җылы  яктан тезелеп  кошлар кайта,

Сагынышып туган илләргә.

Шатланышып алар аваз бирә,

Без кайттык дип туган җирләргә.

 

Язлар  белән яшәрә күңелләр,

Җан иңә салкыннан туңганга.

Көттем мин кыштан соң язларны,

Хисләрем ташыйлар шуңа да.

Наилә Рәхмәтуллина

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

 

Кайтыгыз , кошкайлар!

Кайтыгыз инде, кошкайлар!

Сагындык үзегезне.

Кайтырлар дип, зәңгәр күктән

Алмыйбыз күзебезне.

Каеннар көтә зарыгып,

Зәңгәр яз көтә сезне.

Үзегез дә очрашуны

Көздән үк көтәсезме?

Туган якның бизәге сез,

Туган якның җан ы сез.

Туган якка сез бик кирәк,

Онытмагыз аны сез!

Ярый әле киткән чакта

Бөтенләйгә китмисез.

Яз быел да бигрәк гүзәл —

Тик сез генә җитмисез!

Роберт Миңнуллин

 

~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~    ~ ~ ~ ~ ~ 

 

 

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Кайтаваз
Якты уйлар
Файдалы ресурслар