Исәнме, Җәй!
Җәйләр назы җанга тулсын,
Яңгыр яусын, иген уңсын.
Бәхетләр юрыйк җәйләргә,
Тормышлар мулдан булсын!
Сөенеч һәм шатлыкларда
Көн артыннан көннәр тусын.
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Җәйләр назы җанга тулсын!
Болындагы чәчәкләрнең
Таң чыклары таҗын юсын.
Җәйләр җанга сихәт бирсен,
Көч һәм шифа тәнгә иңсен!
Тынычлык юрыйк җәйләргә,
Безне кайгы урап узсын.
Сандугачлар җыры белән
Җәйләр назы җанга тулсын!
Яшәү ямен тоеп яшик,
Якыныбызның җылысын.
Өмет баглыйк киләчәккә,
Җәйләребез имин булсын!
Раушания Сафина
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Җәй тәме ул – җиләк
Минем өчен җәй тәме ул – җиләк,
Туган якта үсә торганы!
«Балакаем кайтыр әле» диеп,
Кызарыплар пешеп куйганы.
Минем өчен җәй яме ул – җиләк,
Саф һавасы туган ягымның!
Җиләк вакытлары җитү белән,
Ничек түзим канат кагынмый?!
Минем өчен җәй төсе ул – җиләк,
Ел да килә шуны күрәсе.
Һәр җәемнең җиләкләрен җыеп,
Такыялар итеп үрәсе!
Минем өчен җәй җыры ул – җиләк,
Сайрар кошлар отып алганы,
Җиләк җыйган чакта җанны назлап,
Күңелемә кереп калганы.
Минем өчен җәй исе ул – җиләк,
Аңа җитәр исләр юктыр шул.
Тәмләп, сулап, җыеп кала торган
Ел буена җитәр көч бит ул!
Эльвира Сафина
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Җәйнең яшел аты
Атландым да ялт кына
Җәйнең яшел атына,
Җәй буйлап чаптым гына
Мин талпына-талпына!
Малайлар, кызлар кала
Су буенда кайнашып,
Чишмәләр чыңлап кала,
Кошлар кала сайрашып.
Кул изи печәнчеләр,
Гөрләп кала болыннар.
Безнең арттан иярә
Болындагы колыннар.
Җәйнең матурлыклары
Кала күренеп кенә,
Аз гына күренә дә
Кала күмелеп кенә.
Их, атым арсын иде,
Акрынрак барсын иде!
Кире бормакчы идем,
Туктап тормакчы идем,
Тик җәй аты туктамый,
Туктап бер дә ял итми,
Туйганчы бер утламый…
Әй чабабыз!
Тик алда
Сары бер ут күренде.
Җәйнең аты кинәттән
Сарыга әверелде.
Бигрәк җитез барганбыз,
Сизмичә дә калганбыз —
Атым белән бергә без
Көзгә килеп кергәнбез!
Роберт Миңнуллин
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Бер җәйге көн миңа бирегез сез!…
Бер җәйге көн бүләк итегез сез,
Кыр юлларын монда сузыгыз;
Болыннарны бире китерегез,
Урманнарны биреп торыгыз.
Мин аларны изеп, таптап йөрмәм,
Күзләремә генә алырмын;
hәр үләнен, гөлен берәм-берәм
Көйләремә генә салырмын.
Күбәләкнең тыйнак лепердәвен,
Юкәләрнең өнсез дәшүен,
Ут-сагышын сары гөлбадранның,
Гөлҗимешнең нечкә чәнчүен.
Каеннарның кайнар пышылдавын
Җырларыма гына теркәрмен.
Мин шуларны җырга салып барын,
Үзегезгә бүләк итәрмен.
Бер җәйге көн миңа бирегез сез!…
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Туган ягым иртәсе
Таңнарны каршы алырга
Яратам иртәләрен.
Көтәм кояш нурларының
Битемне иркәләвен.
Яратам карап торырга
Табигать ьанлануын.
Иртәнге чык тамчысыннан
Чәчәкләр баллануын.
Челтерәп аккан чишмәдә
Кояш нуры уйнавын.
Балыклары йөзеп йөргән
Матур елга буйларын.
Көнбагышлар, баш күтәреп,
Кояш эзләүләрен.
Йомраннарның, туры басып,
Кырларны күзләүләрен.
Каршы алам көн дә шулай
Таңнарны. Нишләтәсең…
Бик яратам туган якның
Алсу таңлы иртәсен.
Раил Гатауллин
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Салават күпере
Ничек кенә меним икән
Салават күперенә?
Тамчылар кояш нурында
Бигрәк матур күренә.
Куып карыйм, тотып карыйм
Салават күперләрен.
Барып җитеп менү өчен
Онытканмын серләрен.
Балачакта, хыял барда,
Күкләрдә йөри идек.
Салават күпере серен
Әнигә сөйли идек.
Кайтып булмый балачакка –
Яшьлегем үтте менә.
Хәзер балаларым менсен
Салават күперенә.
Раил Гатауллин
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Август ае
Август ае – алмаларның,
Балланган чагы бит ул.
Әкрен генә җәйдән көзгә,
Авышкан ягы бит ул.
Һава салкынлыгы иртән,
Кагылып ала биткә.
Җибәрәсе килми дә бит,
Җылы җәйләрне бик тә…
Юк шул булмый, табигатьтә
Бар да тәртип ул яктан.
Ел фасылы бер-бер артлы,
Килә тора чираттан.
Рәхмәт әйтеп озатабыз,
Җиләкле, җылы җәйне.
Аллаһ кушса, җиләк белән
Эчәрбез әле чәйне.
Август – муллык, байлык ае,
Өстәл тулы, табын да…
Каршыларга язсын алда,
Бик күп җәйне тагын да!
Рушания Ахмадуллина (Чанышева)
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Этюд
Таң йокысы татлы черем генә,
Изрәп кенә йоклый бар Галәм.
Күп тә үтмәс, офыкларны ертып,
Күтәрелер кып-кызыл Әләм.
Ап-ак томан бии-бии генә
Күз алдында эреп югалыр.
Таң йокысы, телем-телем булып,
Керфек очларында уалыр …
…Керфек очларында уалыр да …
Күңел күзе тибрәр сак кына.
Таң йокысы, татлы бер төш кебек,
Җитми калыр… җитми,
Чаак кына!..
Лилия Гайфуллина
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~
Җәй
Ялан тәпи йөгерә дөнья буйлап,
Я атыла күккә тургай булып
Яшел күзле шаян бер җәй кызы,
Кызара да, алмаларга тулып,
Чәчәк булып сибелә болыннарга,
Күрсәтергә юмарт күңел хисен –
Кояш булып сеңә кул-битләргә,
Сурәтләргә бездә мизгел төсен.
…Мизгел генә икән, аh, бу җәйләр,
Аh, бу Гомер, бер сулышлык ара –
Кулын болгап әнә, Гомер-җәйләр,
Көз иленә таба китеп бара.
Наҗагайлар булып төн балкытып,
Арышларның күзен ачар өчен –
Җырлый-җырлый иген басуында,
Йомры икмәк булып туар өчен.
…Туар өчен кабат җир галәмгә –
Ялантәпи бер җәй кызы булып
…Август төне. Йолдыз яңгырында
Җәй тулыша Кызыл алма булып.
Кызыл алма булып …
Лилия Гайфуллина
~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~ ~