Туган телдә сөйләшү күңелләрне иркәли… “Татар телендә аралашыйк, сөйләшик, язышыйк” дип аталган матур очрашуда фикер алышу нәкъ менә шул турыда барды. Чараны оештыручы Гөлия Җамалиева фикере. (#әдәбимарафончы, #әдәбиәйдаман, лаеклы ялдагы мөгаллимә)
“Туган телләр елында бик күп төрле чаралар үткәрелә. 16 апрельдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә #әдәбимарафончылар белән ана телендә аралаштык, сөйләштек һәм язышырга да килештек. Чарабызның исеме дә “Татар телендә аралашыйк, сөйләшик, язышыйк” дип аталды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә үткән чарада “Туган як” клубы җитәкчесе Зәрия апа Хәбипова үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм төпле киңәшләрен бирде.
Очрашуга килгән #әдәбимарафончыларыбыз да фикерләрен җиткерделәр. Социаль челтәрләрдә татар телендә язып баручы, яңалыклар куючы яшьләребезне дә барлап, билгеләп китү мөмкинлеген булдырырга дигән тәкъдим дә булды. Татар телендә аралашучы яшьләрнең арта баруы да сөендерә. Китап укырга яратучылар да артсын һәм алар #әдәбимарафонда да катнашсыннар иде дигән теләгебез көчле. Тормышка ашсын берүк!
Әле шуның өстенә җырларыбызга да әһәмият бирергә кирәк һәм җырлап яшәргә язсын дигән теләкләр белән таралыштык. Катнашучыларга рәхмәт яусын. Алда тагын күрешүләр насыйп булсын!»
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Габдулла Тукай
Фикерләр (2)
-
Рәхмәт, Наилә! Бик яхшы сайт ясагансың. Безне дә игътибарга алгансың! Афәрин!
-
Рәхмәт, Гөлия апа!
Гөлия Замалеева
26.05.2021 11:50