И ямьле да соң дөнья!
Һәр фасыл үзенчә ямьле, әйеме?
Кыш ябалак- ябалак- булып яуган карлары, агач- куакларны сарган ап-ак бәсларе, дуамал бураннары, тәрәзә пыялаларындагы кар абагалары…. белән матур.
Яз ләйсән яңгырлары, җылы яклардан кайткан кошларның тауге чыр-чулары, кәгазъ көймәле гөрләвекләре,кар эрүга борын төрткан чирамнәре, умырзаялары….. белән гүзәл.
Җәй алсу, сусыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, исәпсез- хисапсыз чәчкәләре, талгын гына тирбәлешкән иген кырлары, шифалы, җылы яңгырлары…. белән соклангыч.
Көз…. Әйе, көз дә матур, гүзәл, соклангыч.
Ә-әнә сентябрь малае, шукланып, агачлардагы алтынсу, сары яфракларны җиргә сибеп йөри…
Ә-әнә җил малае әлеге яфраклар белән куышлы уйный…
Кояшсылу аларны кыланмышларын сокланып күзәтә. Үзе дә сизмәстән уенга кушыла…
Ә-әнә чәчәктәй киенгән малайлар һәм кызлар, газиз әти-әниларе, кадерле әби- бабайлары, абый-апалары белән җитәклашеп, ясле-бакчага, мәктәпкә ашыга. Аларны, Кояшсылу кебек елмаеп, тарбияче апалары, укытучылар каршы ала…
И ямьле да соң, күңелле да соң дөнья! Шулай бит?!
Ләбиб Лерон