“Яз исә болай да кызу аккан тормышка аеруча бер дәрт, аеруча бер ашкыну кертеп җибәрә. Гүя кояш кешеләрне үзе белән ярышка чакыра. “Өлгерегез минем арттан!” – ди ул һәм үзенең хуҗалыгы – табигатьтә һәр көн искитәрлек эшләр актарып ташлый. Аның кодрәте белән кырларда карлар ашыгып эри, түбә җирләр көннән-көн ачыла бара, тау битләреннән беренче гөрләвекләр шаулап чокырларга төшәләр, елгалар бүртә, бозлар күтәрелә, юллар өзелә, җылы яклардан төрле кошлар бер-бер артлы килеп җитәләр, урманнар зәңгәрләнә, бөтен җанлы-җансыз табигатьтә уяну башлана, һәм менә көнгә караган тау битендә, иң беренче яшеллек булып, күзне иркәләгән беренче үлән дә калкып чыга…”
(Әмирхан Еники)