Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Ләйсән булып ява алу кирәк,
Кеше матурлыгын күрергә.

 

Илсөяр Иксанова

Ихлас елмаю серләре

Ихлас елмаю

Җирнең елмайганын күрәсегез килсә – чәчәкле болыннарга күз салыгыз. Гөлләрнең елмаюы үзеннән-үзе сезгә дә күчәр. Ихлас елмаюны күрәсегез килсә — сабыйларны һәм чәчәкләрне күзәткән кешегә карагыз.

Елмаю ул төрле була…

 

Усал елмаю.

Самими елмаю.

Оялчан һәм тыйнак елмаю.

Бала елмаюы.

Яшьлек елмаюы.

Сынауларда чыныккан көчле елмаю.

Ә иң матур елмаю ул – бәхеттән ихлас елмаюдыр. Елмаеп аралаша, эшли һәм яши белү үзе бер сәнгать. Йөзләрегезне бәхетле елмаю бизәсен!

Елмаюлы күзләр

Тынмасыннар һичкайчан     

Күңелегез кошлары!

Елмаюлы булса йөзләр

Куркыталмый кышлары.

Елмаюлы йөзләрдән

Күчә өмет чаткысы.

Моңсуларга юаныч ул

Күзләрегез яктысы.

Моңлы өчен бер табыш —

Бүләк итәр җырларың.

Елмаюлы күзләрдән дә

Гүзәлрәк ни бар тагын!?  

                                     02.2016

Фикерләр (2)

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар