Кечкенәдән табигатьне яратуым сәбәп булгандыр, күңелдә калган героем да – бакчачы, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов. Хәтергә кереп калган иң төп нәрсә – аның үз эшен яратып, күңел биреп башкаруы. Очрашуда ул яраткан шөгыле турында бик бирелеп сөйләде һәм әлеге серле дөньяның яңалыклары белән уртаклашты.
Материалны нәкъ менә яз көннәрендә әзерләгән идем. Франс абыйның: “Яз – табигатьнең яшьлеге”, – дип сөйләгәне истә калган. Ул елны яз ничектер бик төрле килде. Шуңа күрә дә аның: “Бакчадагы яңа сорт карлыганнар туңмасын иде”, – дип борчылганы хәтердә. Франс абый Хәлилов үз бакчасында карлыганның гына да утызга якын төрен үстерә иде.
Эшне яратуы гына түгел, бакчачының шулай ук гаиләдә дә тормыш иптәше белән аңлашып, күзгә-күз карап яшәүләре сокландырды.
…Вакытлар узу белән, әзерләгән материалларның күп яклары инде онытылырга да мөмкин. Күңелгә иң уелганнары – якты хатирәләр калдырган очрашулар. Әлеге очрашу да нәкъ менә шундыйлардан.