Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

 

Шәүкәт Галиев

Күңелем язлары

Күңелем язлары

Рәхмәт әйтеп, риза булсак,
Кышын яуган кар-буранга,
Ак хыяллар чынга ашар,
Бәхет түгел  язда гына.

Бәхет килер… Уят бары
Күңелдәге язларыңны.
Якты нурларга күмәрсең
Алга барыр юлларыңны.

Якты уйлы иртәләрең
Күбрәк булыр тормышыңда.
Яз назларын бүләк итәр
Елның  һәр фасылы да!

02.2017

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз