Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

 

Равил Фәйзуллин

Якты нәсыйхәтләр

Якты нәсыйхәтләр

 

Пычрак басты кебек дөньябызны,
Санламыйбыз пакълек, сафлыкны. 
Дорфа сүзләр сөйләп күңел була,
Дөреслектән өстен ялганы… 

Олыларга хөрмәт белән карау 
Бетеп бара кебек яшьләрдә. 
Изге күңелләргә рәнҗеш өстәү… 
Рәхәтме икән шулай яшәргә? 

Изгелек тә күптер бу дөньяда, 
Гел начарны күрә димәгез… 
Яшь күңелгә,  җае булган саен,
Якты нәсыйхәтләр сөйләгез…. 

июль, 2011

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар